Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Татарстан эчке эшләр министрлыгының элекке хезмәткәре мәхкәмә каршына басачак


Ул кизү торган көнне камерада 30 яшьлек хатын-кыз асылынган.

Эшкә җавапсыз карауда гаепләнеп Балтач районы полициясендә элекке кизү торучы 49 яшьлек Фәрит Гарипов мәхкәмә каршына басачак. Тикшерүчеләр фикеренчә, 2015 елның 5 декабрендә, ягъни ул кизү торган көнне камерада 30 яшьлек хатын-кыз асылынган.

Эшкә җавапсыз карау гаебе белән Гарипов килешмәде. Аның эшен Балтач районы мәхкәмәсе караячак, дип хәбәр итә «Реальное время».

Татарстан тикшерү комитеты мәгълүматларына күрә, өч тапкыр хөкемгә тартылган 30 яшьлек хатын-кызны исерек килеш алып килеп протокол төзегәннәр һәм камерага ябып куйганнар. Ул башы белән диварга бәрә һәм киеменнән асылыну өчен җепләр үрә башлаган.

Тикшерүчеләр, кизү торучы Гарипов видеокүзәтү аркылы моның барысын да күргән һәм тәртип нигезендә табиб-психиатрны чакырырга тиеш булган дип саныйлар. Ә Гарипов бары хезмәткәрләренә хатын-кызның тышкы киемнәрен алырга кушкан. Төнгә каршы хатын-кызны асылынган килеш тапканнар.

XS
SM
MD
LG