Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Тукай тууга 130 ел. Төгәлләнмәгән һәм башланмаган эшләр дә бар


 Кырлайда Габдулла Тукай музеен төзекләндерәләр. 13 апрель 2016

Кырлайда Габдулла Тукай музеен төзекләндерәләр. 13 апрель 2016

26 апрельгә, Тукайның тууына 130 ел тулуга шагыйрьнең татарча энциклопедиясе дөнья күреп өлгермәячәк. Казандагы Тукай музеен төзекләндерү дә башланмаган. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин әлеге хәлләргә карата: "Тукайга багышланган чаралар ел буе дәвам итәчәк", дип белдерә.

Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәгән татарлар Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан кулларыннан килгәннең барсын да эшләргә омтыла. Кушма Штатларның төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар Тукайның "Шүрәле" поэмасын бүлешеп укып бер-берсенә тагын да якынайган. Швециянең татар җәмгыяте дә Тукайга багышланган кичә үткәрде. 15 апрель Төркиянең Истанбул шәһәрендә Топ Капе сараенда Атилла Күндүзнең Татарстан һәм Габдулла Тукайга багышланган фотокүргәзмәсе ачыла. Әлеге шигърият кичәсендә Истанбул һәм Татарстан вәкиллеге рәсмиләре дә катнаша. Саный китсәң, үткән һәм булачак чараларның исемлеген тагын дәвам итәргә була. Татар җаны булган һәркем бу олугъ юбилейга үз өлешен кертеп калырга тырыша.

Халык күңеленнән чыккан дөньякүләм үтә торган чаралардан кала Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән башкарыласы эшләр дә бар. Президент әлеге фәрманны 2016 елның 10 февралендә имзалады һәм "республика күләмендә төп чараларның планын эшләргә һәм расларга, шулай ук аны контрольдә тотуны тәэмин итәргә", дип тә боерды ул. Бу эшләрне оештыру комитеты да төзелде. Исемлектә хөкүмәт, Дәүләт шурасы, Казан хәкимияте, президент идарәсе, "Татмедиа", татар конгрессы, язучылар берлеге вәкилләре, район башлыклары да бар. Барлыгы 37 кеше. Әлеге фәрманнан соң Татарстан хөкүмәте башкарасы эшләрне дә барлады.

Казанда Тукай музее

Казанда Тукай музее

Әлеге исемлектә Казандагы Тукай музеен төзекләндерү 26 апрельдәге чаралардан кала икенче эш итеп язылган. Вакыты 2016-17 еллар дип куелган. Тукай музее Татарстан милли музеенең бер бүлеге. Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова Азатлыкка сөйләвенчә, бу бинада элегә эш башланмаган. Кайсы оешманың төзекләндерәчәге билгеле түгел, чөнки бу эшкә алынасы оешмалар арасында бәйгегә нокта куелмаган.

Милли музей үз ягыннан әлеге тарихи һәйкәлләр исемлегендәге бинаны ничек төзекләндерергә кирәклеген күрсәткән тәкъдимнәр әзерләгән. Эшне башкаручы оешма билгеле булгач, ул төзекләндерү проектын әзерләргә тиеш була. Бу да чынлап торып эшкә тотынганчы хәйран вакытны алырга мөмкин. Музейны Тукайның 120, 125 еллыкларына төзекләндерү кирәк дигән сүзләр дә йөргән иде.

Казандагы Тукай музее төзекләндерелә калса, һәр бүлмәгә өр-яңа экспозицияләр эшләнәчәк. Әлегә музей моңа кадәр ничек булган, шул килеш Тукайның 130 еллыгын каршы алырга мәҗбүр.

"Болгар номерлары" кунахканәсе. Тарихи фото

"Болгар номерлары" кунахканәсе. Тарихи фото

Татарстан хөкүмәте әзерләгән эш планында, 2008 елда "Болгар номерлары"н җимереп, аның урнына салынган бинада "Монда Тукай торган, шигърият яшәгән..." дип аталган күргәзмә ачу да планлаштырылган. 2011 елда, ул вакыттагы Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева яңа бинада Тукай үзәге булачак дип белдергән иде. 2014 елның июнендә инде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлеше белән танышып йөргәндә "Болгар номерлары"нда Тукай бүлмәсен ачу мәсьәләсен кабат күтәрде.

Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, бу бинаның беренче катындагы диварлары пыяладан булган бүлмәдә Тукайга багышланган экспозиция 25 апрель көнне эшли башлаячак.

"Бу экспозициядә 40нчы бүлмәнең ничек булганын күрсәттек. Бинада элек төрле газет-журналларның редакцияләре булган, һәм аларның да бер кечкенә генә өлешен күрсәтәбез. Шулай ук бер мәгълүмат тактасында Тукай музейлары турында булачак, икенчесендә шагыйрь әсәрләренә багышланган рәсемнәр куелачак. Урамнан үтеп баручылар Тукайга багышланган бу әйберләрне һичшиксез күреп алачак", ди Нәҗипова.

"Болгар номерлары" урынына төзелгән "Татарстан" торак комплексы. Бизнесс-Online фотосы

"Болгар номерлары" урынына төзелгән "Татарстан" торак комплексы. Бизнесс-Online фотосы

Гөлчәчәк ханым Тукай яшәгән номер урнындагы бүлмәдә бүген ни булуын белми. Үз вакытында Милли музей хезмәткәрләре нәкъ 40нчы бүлмәдә экспозиция эшләү, экспонатлар кую планын да әзерләгән булган. Әмма бу теләк тормышка ашмаган. "Кайчан да булса 40нчы бүлмә дә Тукайга багышланса, бик әйбәт булыр иде. Бернәрсә дә булмауга караганда, ачылачак экспозиция дә әйбәт", ди Нәҗипова.

Хөкүмәтнең башкарасы эшләр планында Тукайның җыелма әсәрләренең 5-6 томнарын быелның беренче чирегендә чыгарып бетерү дә каралган. Бу китаплар әле яңа гына дөнья күргән.

Татарстан фәннәр академиясе 26 апрельгә кадәр Тукай юбилее уңаеннан шагыйрьгә багышлап басылган барлык китаплар хакында матбугат очрашуы да үткәрергә җыена. Әмма татарча Тукай энциклопедиясе бу чарага кадәр дөнья күрмәячәк. Татарстан фәннәр академиясе Азатлыкка энциклопедиянең әзерләнеп бетүен, әмма кем басуны ачыклаячак бәйгенең төгәлләнмәвен белдерде.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин төгәлләнмәгән эшләргә артык борчылу белдерми. "Чаралар ел буе дәвам итәчәк", диде ул Азатлыкка.

Арча районының Кырлай һәм Кушлавыч авылларында бу көннәрдә бигрәк тә каты эш кайный. Кырлайдагы Тукай музее директоры Дамир Абдуллин сүзләренчә, 26 апрельгә кадәр барлык төзекләндерү эшләрен төгәлләргә уйлыйлар.

"Безнең максат – төзекләндерүне төгәлләп бетереп, юбилейны матур итеп каршы алу", диде ул Азатлыкка. Кырлай музее эчендәге экспозициянең үзгәрү-үзгәрмәве турында әлегә өздереп берни дә әйтә алмады.

Кырлайда Габдулла Тукай музее

Кырлайда Габдулла Тукай музее

Хөкүмәт планында Кырлайдагы музей каршына Тукай әсәрләреннән геройларның таш сыннарын кую да каралаган. Абдуллин әйтүенчә, бу сыннар таштан түгел, ә пластиктан ясала. Әлегә алып кайтып урнаштырмаганнар.

"Тукайның 125 еллыгына бу композиция гипстан эшләп куелган иде. Гипс һава шартларына бик бирешә, температура үзгәрүне бер дә яратмый икән. Алар ел саен кыш чыкканда бөтенләй җимерелә иде. Тегеннән ялгап, моннан ямап, буяп куйгач, җәй көне тора иделәр. Хәзер инде чыдам материалдан эшләргә, Аллага шөкер, насыйп булды, 50 ел гарантия бирәләр", ди Абдуллин. Әлеге экспозициянең авторы Фәнил Вәлиуллин экспозицияне 16 апрельгә китереп куярга вәгъдә иткән.

Кырлайда Сәгъди абый йорты

Кырлайда Сәгъди абый йорты

Бу көннәрдә осталар Кырлайдагы Сәгъди абый өенең түбәләрен ябып бетереп килә. Йорт та, келәт тә, каралты-кура да тулысынча төзекләндерелгән дип белдерде Абдуллин. 26 апрельгә Кушлавыч авылында Тукайлар гаиләсе музее да төзекләндерелеп бетәчәк, ди ул.

Кушлавычта Тукайлар гаиләсе музей-йорты

Кушлавычта Тукайлар гаиләсе музей-йорты

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG