Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:18

Чаллы татар яшьләре татар мәгарифе турында сөйләште


14 апрель Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә "Татар яшьләре-2016" форумы узды. Биредә татар мәдәнияте, мәгарифе торышы турында сөйләшүләр белән бергә заман технологияләренә нык игътибар бирү турында да фикерләр әйтелде.

Форумны Чаллы хакимиятенең яшьләр идарәсе, “Нур” үзәгенең “Мизгел” милли-мәдәни клубы оештырган. Кунаклар буларак Казаннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, шушы оешма координаторы Ленария Мөслим чакырылган иде. Чаллы каласыннан югары сыйныф укучылары, югары уку йортлары студентлары катнашты.

Форум башында яшьләргә нинди татарча сайтларга керүләре, тәрҗемә эшләрендә татар сайтларының файдасы булу-булмау, татар кинолары турында, башка күптөрле сораулар бирелде. Татарча мәгълүматны каян алулары белән дә кызыксындылар биредә. Аларын татар матбугаты сайтларыннан алуны хәбәр иттеләр. Чыгыш ясаучылар заман технологиясеннән калышмау зарурлыгына даими басым ясадылар.

Айрат Фәйзрахманов һәм Ленария Мөслим

Айрат Фәйзрахманов һәм Ленария Мөслим

Берара кызык кына итеп белемнәрне барлау да булды. Казан кунаклары тарафыннан Чаллы яшьләренә: “Җир шарында күпме татар яши?” дигән сорау да куелды. Укучылар, студентлар бу сорауга “ун миллион, җиде, биш миллион” кебегрәк җавапларны ирештерде. Бер студент: “ничәдер миллиард” дигән җавапны кычкырды. Әлеге җавап Ленария Мөслимгә, Айрат Фәйзрахмановка, форумда катнашучыларга ошады, елмаюлар, көлүләр дә булды. “Без татар символы белән бүләккә футболкалар алып килдек. Әлеге сорауга “миллиард” дип җавап бирүчене җиңүче дип саныйбыз. Алла боерса, без әле миллиард татар да булырбыз. Хәзер бераз азаеп барабыз. Монысы аяныч һәм кызганыч. Шулай да милләт буларак без үсеш юлында. Үсешкә яңа формалар табабыз. Беләсез, татарның 25%ы гына Татарстанда яши. 75%ы читтә яши. Уйланырлык саннар”, дип Айрат Фәйразманов бүләкне “миллиард татар” дигән студент кызга тапшырды.

Рәсем мастер-классы

Рәсем мастер-классы

Үз чыгышында Ленария Мөслим мондый күзәтүләренә тукталды: ”Татар дигәч, яшьләр әби-бабайлар, бәлеш, өчпочмаклар турында сүз башлый. Смартфоннар, IT технологияләр турында сүз кузгатмый. Шуңа да без “Мин татарча сөйләшәм” чараларын уздырабыз. Быел ул 14нче тапкыр булачак һәм Чаллыда 24 апрельдә Энтузиастлар бульварында узачак.”

Сүз Чаллы язучылар берлеге рәисе, “Көмеш кыңгырау” газеты баш мөхәррире Факил Сафинга бирелде.

Факил Сафин

Факил Сафин

“90нчы елларда милли хәрәкәт югарылыкта булганда без үзебезне 20 миллион татар дип горурланып әйтә идек. Аннан инде җиде миллион, аннан тагын биш миллионнан күбрәкбез дигән мәгълүматларга калдык. Кемнәрдер без 20 елдан соң бетәргә дә мөмкин, ди. Шуңа бүген бу форумга җыелу бик актуаль. Чөнки кайбер милләтләр космик тизлек белән юкка чыга бара. Монда инде кемнәргәдер кызык, кемнәрдер кызганыч вә аянычлы хәлдә кала. Чөнки дөньядагы иң борынгы халыкларның берсе булган, төрки халыкларның үзәгендә торган татар халкы үз-үзен саклау белән мәшгуль. Милли мәгариф турында сүз башласаң, утырып еларлык. Ни өчен дигәндә, татар халкы милли мәгарифтән бөтенләй мәхрүм. Авылларыбызда күп булам. Аларны “татарның чишмә башы”, дибез. Анда да хәзер гел аянычлы вазгыять кенә күрәбез”, дигән фикерләрне әйтте язучы.

Рәмзия Җиһаншина

Рәмзия Җиһаншина

Форумда укытучы Рәмзия Җиһаншина мәктәпне тәмамлаган укучылары белән Вконтакте да татарча гына аралашуларын әйтте. “Бу үзеңне татарча үстерү, татар икәнеңне онытмыйча алга бару. Ни генә әйтсәк тә, бүгенге мәгариф челтәрен читкә куя алмыйбыз. Әти-әниләрнең, аларның балаларының татар булып үсүе дә милли мәдәният, милли мәгариф, әдәбият үсеше белән бәйле”, диде ул. Рәмзия ханым XIX-XX гасырларда эшләгән Иж-Бубый мәдрәсәсе эшчәнлегенә тукталып, анда шул чорларда ук Европа гимназияләрендәге кебек бик күп фәннәр укытылуын, татарның алдынгы мәгарифле булуын күрсәтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG