Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан үзәгендәге байлар бистәсендә шыпырт кына мәчет төзелә


Казан үзәгендәге байлар бистәсендә шыпырт кына мәчет төзелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Казан үзәгендәге "байлар бистәсендә" яшерен мәчет төзелә

Татарстан башкаласы үзәгендәге Нефтьчеләр (байлар бистәсе) дип аталган авылда серле мәчет төзелә. Федосеев урамында биек дивар артында төзелеп яткан гыйбадәт йортын республиканың диния нәзарәте әлегә күрмәмешкә салыша, мөфтиятнең матбугат үзәге дә сорауларны җавапсыз калдырды.

Казан кирмәне янәшәсендә, Казансу ярында урнашкан Нефтьчеләр яки халык телендә ул - байлар авылы - Татарстан түрәләре, депутатлар, билгеле спортчылар, читтән чакыртып китерелгән менеджерлар тормыш иткән урын санала. Ул таш диварлар белән әйләндереп алынган, шуңа анда ниләр булуын күпчелек казаннар белми дә. Узган ел без әлеге байлар бистәсенә терәлеп торган Федосеев урамында VIP мәктәп ачылуын хәбәр иткән идек. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы укый дигән сүзләр дә таралды, аның VIP мәктәпнең ачылышына журналистларга әйтми генә килеп китү дә күренде.

Әлеге урын янә игътибарны җәлеп итте, Федосеев урамында таш дивар артында мәчеткә охшаган бина төзелә. Inkazan порталы төзелеш өлкәсендә эшләүче чыганакларына таянып, бу бинаның мәчет булачагын әйтә. Без дә аны иман йортына охшаттык, монда эш гөрли, төзүчеләр мәчетнең беренче катын өеп бетергән, дини биналарныкы кебек ишек, тәрәзәләр урыннары бар, манара урыны да әзер иде. Төзелеш таш дивар артында бара.

Шул бистәдә яшәүче бер ханым да Азатлыкка яңа корылманың мәчеткә охшаганын раслады.

“Безнең тәрәзәдән барысы да күренә. Башта без аны бер бай үзенә аерым йорт сала дип уйладык. Аннары күрше хатыны, ирем белеште, дип сөйләде, аңа төзүчеләр мәчет булачак дип әйткәннәр. Хәзер үзебез дә аның мәчет икәненә инандык. Бернинди дә йорт түгел, ул – Аллаһ йорты. Беренче каты эшләнде, матур итеп тәрәзәләре бизәлгән. Карап торышка аның бер зур манарасы һәм читләрендә тагын кечкенәрәк дүрт манара булачак. Бик матур мәчеткә охшаган. Ул бик тиз төзелде. Өч айда ялт итеп калкып чыкты. Җәйгә өлгертәләрме икән? Бәлки, Ураза гаетенә ачарга телиләрдер.

Төзелеш барган урын элек тә киртәләнгән иде инде, аны халыкта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның мәрхүм улының җире булган дип сөйләделәр. Бәлки, президент аның рухына мәчет салырга булгандыр, төгәл белмибез. Әмма без куанабыз! Бик сөенечле күренеш бит. Изге Богородица чиркәвенә меңләгән кеше йөри, православ бәйрәмнәрдә, якшәмбе көнне халык күп була. Аның янәшәсендә татарлар өчен дә гыйбадәтханә төзүчегә мең рәхмәтләр генә укыйбыз. Алла бирса, йөрермен дип ниятлим. Улым да кызыкты, тәрәзәдән төзелешне күзәткәндә ул да җомга намазларына монда гына йөреп була дип сөенде”, дип сөйләде Азатлык әңгәмәдәше.

Әлеге мәчет хакында белергә теләп Татарстан диния нәзарәтенең матбугат үзәгенә язылган хат җавапсыз калды, хатка җавап булмагач шалтыратып кызыксынуга анда “Бу сорауга телефоннан гына мәгълүмат бирмибез, хат белән җавап бирербез”, диделәр. Әмма бер көн үтте, әле дә мөфтият эндәшми. Шул ук Inkazan, кайбер башка журналистлар да алардан җавап ала алмаган.

Яңа төзелеп килүче гыйбадәт йортына нигез 2015 елның декабрендә үк салынган. Бәйсез чыганак хәбәр иткәнчә, мәчеткә нигез салганда мулла дога кылган. Бу иман йорты Казан кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетенә охшаячак икән.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров һәм Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдинов яңа төзелүче мәчет хакында әлегә берни дә белмәвен әйтә. Рөстәм Батров моны үзенең әлеге мәсьәләләр (яңа мәчетләр салу) өчен җаваплы булмавы белән аңлата, Диния нәзарәтенең “Вакф” фондыннан белешергә киңәш итә. Алар төзелеш объектларын аякка бастыру өчен инвесторлар эзләү белән шөгыльләнә икән. “Вакф”ның башкарма мөдире Рөстәм Хәбибуллин сүзләренчә, Татарстанда 1300ләп мәчет исәпләнә һәм ул тагын бер мәчет төзелү турында хәтердән генә әйтеп бирә алмый. "Кирәкле кәгазьләр архивта ята. Хезмәткәрләрем командировкадан кайткач, төгәл җавап бирербез", ди Хәбибуллин.

XS
SM
MD
LG