Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дадин Петербурдагы “Кресты”га җибәрелде


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Дадин - урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән иде.

Урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләнеп ике ел ярымга төрмәгә хөкем ителгән Илдар Дадин Петербурның 1нче СИЗО (“Кресты”)га җибәрелгән. Бу хакта “Фейсбук”та аның хатыны Анастасия Зотова хәбәр итә.

“СИЗО-4нең җитәкче урынбасары Тимур Фазлов сүзләренчә, Илдарны Ленинград өлкәсе колонияләренең берсенә җибәрәчәкләр”, дип яза Зотова.

Дадин - урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше. Гаепләү һәм хөкем карарын аңа 7 декабрь Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе чыгарды. Дадин дүрт тапкыр канун бозуда гаепләнде. Гаепләү аның шигар тотып үзе генә басып торуына карамастан белдерелде. Үзе ул гаебен танымады, төрмәгә "конституциядә каралган хокукларын тормышка ашыруы" өчен утыртылганын белдерде. Дадин бертуган Навальныйлар һәм "Сазлык мәйданы эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап чыккан иде. Ул өч елга колониягә хөкем ителде.

31 мартта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Дадинның хөкем карарын ярты елга кыскартты.

XS
SM
MD
LG