Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупциягә каршы көрәшеп танылган активист "Бердәм Русия" праймеризында катнаша


Тимуршин: "Бердәм Русия"дә дә төрле кешеләр бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Тимуршин: "Бердәм Русия"дә дә төрле кешеләр бар"

Заманында коррупциягә каршы аяусыз көрәш игълан иткән, сайлаулардагы хәрәмләшүләрне фаш иткән Тимур Тимуршин "Бердәм Русия" фиркасенең праймеризына теркәлү узды. Популяр блогер карашларын үзгәрткәнме һәм намзәт буларак нинди темаларны күтәрмәкче?

Хәзерге вакытта Тимир Тимуршин “Антикорруция” оешмасының эшен алып бармаса да, үзенең блогында, Фейсбуктады битендә җитди проблемнарны күтәрә, хакимиятләрне дә тәнкыйтьләвен дәвам итә иде.

Ул иҗтимагый эшен хәзер Татарстан җәмәгать пулатында икътисад өчен җаваплы комиссиядә алып бара, Татарстан милли китапханәсендә татар мирасын дөньяга таныту юнәлешендә хезмәт итә.

Башка фирка таба алмадым​

"Бердәм Русия" фиркасенең намзәтләрне сайлау чарасына карамастан, Татарстан матбугатында кайсы Дума депутатының урынын саклап калуы, кайсысының төшеп калуы хакында белгечләр фаразы басылып чыкты. Экспертларның уртак фикере шул: Дума депутатларының күпчелеге үз урынын саклап калачак.

Тимур Тимуршин да бу тикшеренүләр белән танышкан. Әмма шул ук вакытта праймеризның гадел үтүенә һәм "Бердәм Русия"нең чыннан да яңа кешеләрне, заманча карашлы яшьләрне эзли дигән карашта тора.

Блогер үзенең cоциаль карашларын җиткерү өчен "Бердәм Русия"дән башка фирка таба алмадым дип әйтә. "Гадел Русия" дә, коммунистлар да, либераллар да аны канәгатьләндерми.

Карашларны үзгәртмәдем

Карашларны үзгәртү мәсьәләсенә килгәндә, Тимуршин, "үзгәртмәдем, һаман да коррупциягә каршы көрәшергә кирәк" дип саныйм, диде. Бу эшчәнлек һәм сайлаулардагы хәрәмләшүләр, коррупция белән бәйле җәнҗаллар аша танылган "Бердәм Русия"гә керүдә каршылык күрми ул.

Тимуршин "Бердәм Русия"дә төрле кешеләр бар, барысын да ришвәтчеләр, урлаучылар дип әйтү дөрес түгел дигән карашта тора.

Сайлаучылар алдында ул икътисад һәм ватанпәрвәрлек темасына чыгышлар ясамакчы. Милли мәдәниятне, туган телне саклау мәсьәләсендә дә аның үз карашы бар.

Мәсәлән, ул соңгы 25 елда хакимиятләр алып барган телне өйрәнү програмнары кире нәтиҗә бирде, милли ашларны, милли музыканы, милли киемнәрне үстерү юнәлешендә Татарстанда эш алып барылмады яки нәтиҗәсез булды дип саный. Тимуршин милли мәдәниятнең сакланып калуына борчылса да, бу темаларны праймеризда күтәрергә җыенмый.

XS
SM
MD
LG