Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

Пропаганда ямаулыгы яки ак эт бәласе кара эткә


Донбасста һәлак булган Татарстан егете Константин Седов

Донбасста һәлак булган Татарстан егете Константин Седов

Донбасста Украинага каршы сугышкан Татарстан егете Александр Седов һәлак булганнан соң, бу вакыйганы күләгәдә калдыру һәм әле Татарстанны да пычракка батыру өчен Русиядәге татарофоблар тарафыннан яңа уйдырма таратылды.

"Донбасста Татарстаннан килгән, Төркия яклы нацист-русофоб юк ителде. Украин ягы бастырып чыгарган мәгълүматка караганда, "Номан Челебиджихан исемендәге батальон" сугышчылары Донбасстагы бәрелешләрдә сугыш тәҗрибәсе туплап, аны киләчәктә Кырымда кулланырга җыеналар." Берничә көн элек "Новороссия" исемле пропаганда агентлыгы шундый сүзләр белән Руслан Закировның 5 апрельдә һәлак булуы турында хәбәр таратты. Аны шунда ук Татарстандагы шовинистик көчләр сөенә-сөенә социаль челтәрләрдә таратырга кереште.

Янәсе, Чаллы егете Руслан Закиров – татар милли хәрәкәте активисты булган бер хатынның улы икән. Шулай ук бу егетнең мәктәпләрдә татар телен укытуны яклаган журналист Эльмира Исрафилованың җанатары булуы да, урыс телен яклаучыларга каршы митинглар аша шушы юлга кереп китүе дә хәбәр ителә.

Руслан исламны хөрмәт итсә дә, намаз укыса да, тәңречелек белән бик каты кызыксынган, тәңречелек украиннар белән татарларның ата-бабаларыннан килгән уртак дин дип исәпләгән диелә.

Язуларынча, Руслан 2014 елның гыйнварында Майданны яклау өчен Киевка китә һәм шул елның маенда ук Донбасстагы бәрелешләрдә катнаша, шунда яраланганнан соң Чаллыга кайтып дәвалана һәм тагын Украина китә: "Закиров Киев режимы ягында сугышкан – моның белән туган Татарстанының бәйсезлеген якынайтам дип исәпләгән. Шул ук вакытта ул туган республикасының бәйсезлек алуын Кырымны Украинага кайтару белән бәйләгән. Украина порталы Барсның "без сезнең дә, безнең дә азатлык өчен сугышабыз", дигән сүзләрен китерә". Барс – Руслан Закировның хәрби кушаматы буларак атала.

Мәкаләдә аның ничек һәлак булуы, тормыш юлы, республикадагы татар милли хәрәкәте турында бик тәфсилләп язылса да, аның фотосы күрсәтелми. Бары йөзләре капланган ике сугышчы фотосы гына урнаштырылган. Ул фотода да Руслан Закировның сурәтләнүе язылмаган.

Руслан Закиров турындагы мәкаләдә кулланылган фото

Руслан Закиров турындагы мәкаләдә кулланылган фото

Кыскасы, татарлар азына, республикада урыс телен куркыныч астына куюлары гына җитмәгән, хәзер инде ачыктан-ачык украин "фашистлары" ягында урысларга каршы сугыша башладылар, моңа каршы бер-бер чара күрергә кирәк дигән уйга этәрә Татарстан әләме һәм туграсы белән бизәлгән бу мәкалә. Ә Казаннан Луһанскига китеп анда сепаратистлар җитәкчелегенә ярдәм итеп йөрүче журналист Алексей Топоров үз бәясен биреп, Русия махсус хезмәтләрен Казанда татар сепаратистларына каршы эшләмәүдә, бары Рәис Сөләймановка һәм урыс активистларына каршы гына көрәшүдә гаепли.

Азатлык радиосы үз укучыларына Руслан Закиров турында өстәмә мәгълүмат бирергә теләп Эльмира Исрафилова белән бәйләнешкә керде. Мәкаләнең шактый өлеше Исрафиловага һәм Руслан Закировның аның белән бәйләнешләренә багышланган. Әмма Эльмира Азатлыкка үзен яклаучылар арасында андый кешенең булмаганлыгын белдерде. Азатлыкның Чаллыдагы хәбәрчесе андагы иң актив тәңречеләрдән дә Руслан турында өстәмә мәгълүмат алырга тырышып карады. Алары да Руслан Закиров дигән кешене белми булып чыкты. Шулай ук Чаллы милли хәрәкәте җитәкчеләре дә Русланның әнисе булырга мөмкин кешене таба алмады. Мәкаләне "Новороссия" өчен язган автор буларак Түбән Камадан Владимир Петров күрсәтелгән. Түбән Камада да андый журналист табылмады.

Мәкаләдә күп тапкыр "Патриоты Украины" порталы мәгълүматлары кулланылуын истә тотып, әлеге редакциягә дә мөрәҗәгать итеп карарга булдык. "Патриоты Украины" исә Руслан Закиров турында берни дә язмаганлыгын, бары тик Татарстаннан килеп Украинага каршы сугышкан һәм 31 мартта Авдеевка янындагы бәрелештә һәлак булган (кайбер чыганакларга караганда, күмер газыннан тончыгып үлгән) Константин Седов турында гына язганлыгын белдерде. Бу мәкаләдә Седовның берничә фотосы һәм хәтта фатир номерлары белән төгәл адресы да китерелә.

Константин Седов (сулда)

Константин Седов (сулда)

Седовның ВКонтакте челтәрендәге хисабында барлык мәгълүматлар да диярлек 2 апрельдә үк бетерелгән. Бары ниндидер бер түбәдә урыс акценты белән татарча "алга" дип кычкыра-кычкыра украиннарга каршы ут ача алмый азаплануларын күрсәтүче бер видео гына калган. Анда катнашучыларның берсе Седов булырга охшый.

Шулай ук, аның дусларының апрель башында ВКонтактеда Костя фотолары белән аның үлеменә кайгыру язмаларын гына табарга мөмкин.

Error rendering VK.

Error rendering VK.

Error rendering VK.

Шулай итеп, татар егете, Чаллыдан "Донбасс урысларын үтерергә" киткән "нацист-русофоб" Руслан Закиров турындагы бу мәкалә ялганга нигезләнгән шовинистик пропаганданың матур үрнәге булырга охшап тора. Һәм чынлыкта ни булып ятуын бик ачык итеп сурәтләүче вакыйганы - Татарстаннан чыккан егетнең украин халкына каршы кирәксез сугышта һәлак булуын чираттагы пропаганда ямаулыгы - ачыктан-ачык татарофоб уйдырма белән каплап куйдылар.

Константин Седов Украинага каршы сугышучылар арасында

Константин Седов Украинага каршы сугышучылар арасында

XS
SM
MD
LG