Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

Уфада асаба халыкларның хокуклары бозылу турында сөйләштеләр


Милли оешма вәкилләре белән түгәрәк өстәл

Милли оешма вәкилләре белән түгәрәк өстәл

16 апрель Уфада асаба халыклар ассоциациясенең IV корылтае узды. Анда Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре катнашты. Чарада Русиядә асаба халыкларның хокуклары бозылу, дума сайлавында бар намзәтләргә каршы тавыш бирү, тел мәсьәләсе турында сөйләштеләр.

Әлеге ассоциациягә татар, башкорт милләте вәкилләреннән тыш чуаш, мари, бурят халыклары вәкилләре керсә дә, алар төрле сәбәпләрдән чарага килә алмаган. Корылтайда Берләшкән Милләтләр Оешмасына мөрәҗәгать кабул ителде. Анда Русиядә асаба халыкларның хокуклары сакланмау әйтелгән. Чарада җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясенә Рәфис Кашаповны азат итүне сорап мөрәҗәгать тексты, шулай ук ассоциациягә Татарстан аксакаллар шурасы кабул ителде.

Корылтайда 18 сентябрь узачак Русия Дәүләт думасына сайлауларга әзерлек мәсьәләләре дә тикшерелде һәм сайлаучыларга мөрәҗәгать кабул ителде. Анда фирка исемлекләрендәге барлык намзәтләргә дә каршы тавыш бирергә, бер мандатлы округлардан катнашканнардан тел, мәдәният, милли-территориаль бүленешләрне саклау өчен чыгыш ясаучыларга гына тавыш бирергә чакырылган. Чарада катнашучылар асаба халыкларның хәрби конфликтларда катнашулары уңаеннан борчылу да белдерде. БМОның асаба җирле (асаба) халыклар турында декларациясенә ярашлы, хәрби каршылыкларда җирле халыклар катнашырга тиеш түгеллеге билгеләнде.

17 апрель корылтайда катнашучылар Уфадагы татар һәм башкорт милли оешмалары вәкилләре белән очрашты. Чараны ассоциациясенең рәистәшләре “Алтын Урда” оешмасы рәисе Данис Сәфәргалиев һәм Башкорт аксакаллары шурасы рәисәсе Рәмилә Сәетова алып барды. Алар IV корылтай эшчәнлеге һәм ассоциация турында сөйләде. Оешма 2014 елда Татарстанда оешкан. Документлар кабул иткәндә һәр милләт вәкилләреннән бер тавыш кына бирелә.

Чарада катнашучылар Русиядә урыс теле һәм мәдәниятенә генә өстенлек бирелүе, төбәкләрдәге дәүләт телләренең статусы түбән булуын билгеләде. Мисал итеп мигрантларны бары тик урыс теленә генә укытып, республика халыклары телләрен өйрәтмәүнең тигезлеккә каршы килүе дип бәяләнде. Ассоциациянең рәистәше, “Алтын Урда” оешмасы рәисе Данис Сәфәргалиев:

“Русиядәге кануннар буенча мәктәпләрдә җирле халык телләре укытыла ала. Ләкин һөнәри, югары һөнәри белем алу мөмкинлеге юк. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарын да туган телдә бирү мөмкинлеге тудырылмаган. Ягъни җирле халыкларның хокуклары тупас рәвештә бозыла”, диде.

Чараларда күзәтүче булып катнашкан Чаллы шәһәре шурасы депутаты Рузил Мингалимов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште.

“Төп проблемнар – ул тел һәм мәгариф. Шулай ук корылтайда һәм милли оешма вәкилләре белән очрашуда фән, мәгърифәткә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр күтәрелде. Проблемнарны беләбез. Урыс булмаган һәр халыкның проблемнары уртак. Аларны канунлы юллар: җирле парламентлар, Русия Дәүләт думасына чыгып чишү юлларын эзләргә кирәк. 2007 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы җирле халыклар турында Декларация кабул иткән. Ләкин Русия аны ратификацияләмәгән. Проблемнарны чишүдә шушы да аяк чала” диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG