Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:21

2008 елдан бирле беренче тапкыр халык ашау-эчүгә эшләп тапкан акчаның яртысыннан артыгын тота башлады.

Русия президенты каршындагы Авыл хуҗалыгы академиясе һәм Социаль анализ институты уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, акчаны аз керемле гаиләләр генә түгел, урта катлам халык та санап тота. 2008 елдан бирле беренче тапкыр Русия халкы эшләп тапкан акчасының 50% артыгы ашау-эчүгә генә китә башлаган. Ел дәвамында бу тагын да артырга мөмкин, дип фаразлана.

Акчаны санап тотуның сәбәбе икътисади авырлыклар. Халык акча дигәндә пессимистик карашта. Халыкның күпчелегенә (80%) кризис кагылган. 15% кризисның йогынтысын көтеп яши.

Статистика комитеты хәбәр итүенчә, ярлылык чигенең теге ягында яшәүчеләрнең саны 2006 елдан бирле беренче тапкыр 19 миллионга җиткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG