Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:47

Дилмач: "Хезмәт паспортына ия Русия ватандашларына виза таләбе кертү – Төркиянең дипломатик җавабы"


Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач

Русиянең Төркия ватандашларына виза режимы кертүенә җавап итеп 15 апрельдә Төркия дә Русиянең хезмәт паспортына ия ватандашларына виза алу шарты куйды. Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач моны Әнкараның Мәскәүгә дипломатик җавабы дип аңлатты.

Төркия узган ел ахырында үз чикләрен бозуда гаепләп Русия хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң туган низаг 2010-2011 елларда ике ил арасында гамәлгә кергән визасыз сәяхәт итү килешүенә дә тәэсир итте.

Виза килешүе үз көчендә булуга карамастан, Русия әлеге килешү чикләреннән чыгып, Төркиягә чикләүләр кертү максатыннан 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап Төркиянең гомуми паспортына ия ватандашларына Русиягә керү өчен виза алу шартын кертте.

Төркия исә Русия ватандашларына виза чикләүләре кертмәде, киресенчә, безнең ишекләребез Русия ватандашларына һәрвакыт ачык дип ике ил арасындагы килешүгә тугры калуын күрсәтте.

Ләкин якынча бер атна-ун көн чамасы элек Русия Төркиянең гомуми паспортына гына түгел, ә хезмәт паспортына ия булган төрек ватандашлары өчен дә Русиягә керү өчен виза алу шарты кертте. Ягъни хәзер Русиягә килергә теләгән Төркия ватандашларының барысы да виза алырга мәҗбүр булачак.

Азатлык Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмачка мөрәҗәгать итеп, шушы хәлләргә карата фикерләрен белеште.

​"Белгәнегезчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап Русия Төркиянең гомуми паспорты булган ватандашлары өчен виза шарты керткән иде. Төркия бу хәлгә җавап бирмәде һәм Русиянең барлык ватандашларын илгә визасыз кертүен дәвам итте.

Апрель башларында Русия хәзер инде хезмәт паспорты булган төрек ватандашлары өчен дә виза алу шарты кертте. Ягъни, 1 гыйнвардагы чикләвен тагын да киңәйтте.

Төркиядәге хезмәт паспортларына киләбез икән, бу паспортларны Төркиянең дәүләт хезмәткәрләре чит илләргә командировкага барганда куллана. Кыскасы, моннан ары дипломатик паспортка ия булмаган Төркиянең барлык ватандашлары да Русиягә килгәндә виза алырга тиеш булачак.

Төркиянең хезмәт паспорты

Төркиянең хезмәт паспорты

Төркия соңгы вазгыятькә җавап итеп, 15 апрельдән башлап Русиянең бары тик хезмәт паспорты булган ватандашларына гына виза алу шарты кертте. Кабатлап әйтәм, гомуми паспорты булган Русия ватандашлары Төркиядә бернинди виза алмыйча 60 көн буе яши алачак.

Русиянең хезмәт паспортына ия булган ватандашларына Төркиягә керү өчен виза алу шарты кертүебез дипломатиядә кагыйдә булган Русия тарафыннан кертелгән чикләүләргә бер үк төрле гамәл белән җавап бирү иде.

Без Төркиягә килергә теләгән Русия ватандашларына авырлыклар тудырырга теләмибез. Бары тик хезмәт паспорты булган Русия ватандашларына гына виза алу шарты белән Русиягә дипломатик телдә җавап бирәбез", дип белдерде Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG