Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Садриев: "Тукайдан бренд ясадылар, кирәк вакытта китерәләр дә чыгаралар"


Раил Садриев: "Тукайдан бренд ясадылар, кирәк вакытта китереп чыгаралар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:55 0:00

Раил Садриев: "Тукайдан бренд ясадылар, кирәк вакытта китереп чыгаралар"

18 апрель Татарстанның Буа районында Габдулла Тукайны искә алу чарасы үтте. Шагыйрь юбилее белән бәйле традицион чаралар башкаладан районнарга да күчә.

Әлеге чара район үзәгендә яңа төзелеп килүче паркта оештырылган иде. “Киләчәктә яңа паркта, финанс хәлләр яхшырса, бәлки Тукай почмагын ясарбыз. Акча булгач, Тукай бюстын куярбыз”, дип ышандырды чараны ачарга килгән Буа районы башлыгы Азат Айзетуллов. Әлеге паркта киләчәктә шагыйрь-язучыларга багышланган даими мәдәни кичәләр үткәрергә ниятлиләр. Буа җирлегендә дә бөек шәхесне искә алу чаралары балалар бакчасы, мәктәпләрдән башланган.

Тукай митингына халык шактый җыелган. Араларында балалар да, аларның әти-әниләре, олы яшьтәге әби-бабайлар да күренде. Чарада катнашкан Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев Тукайны көне килеп җиткәч кенә искә төшерәләр дип саный. “Тукайдан бренд ясадылар, кирәк вакытта китереп чыгаралар. Ә Тукай белән яшәргә кирәк. Тукай ул көн саен булырга тиеш”, дип саный Раил Садриев. Аның фикеренчә, Буа кешеләреннән сорасаң, Тукай урамының кайда икәнен дә белмиләр. Ә аның урамы иң үзәк урамнарның берсе булырга тиеш, ди театр җитәкчесе.

Чарага Казаннан бер төркем язучы-шагыйрьләр, татарча газет-журнал вәкилләре дә кайтты. Араларында Рифат Сәлах кебек яңа буын каләмчеләре дә бар иде. “Тукай урынын, вакытын белеп, чын иҗатчы, чын мөселман кешесе буларак та балаларга дөрес итеп тәрбия биргән. Икенчедән, Аллаһ тәгалә сүзен дә урынсыз кыстырмаган. Шул ягы белән дә ул башкалардан аерылып тора”, ди яшь шагыйрь.

Раил Садриев шулай ук Тукайны "шигъри пәйгамбәр" дип атады. “Тик Илдус Гыйләҗев әйткәнчә, аңа бәясен генә әз биргәннәр”, дип өстәде ул.

XS
SM
MD
LG