Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

Казанга Япониядә басылган беренче Коръән тапшырылды


18 апрель Казанның Ислам мәдәнияте музеенда 1934 елда Токиода татарлар тарафыннан басылган беренче Коръәнне тапшыру тантанасы үтте.

Коръән 575 биттән тора. Тышлыгы тиредән эшләнгән, әмма вакыт узу белән тире тышлык шактый таушалган. Тышлыгы тузган булуга карамастан, изге китапның битләре яңа гына типографиядән чыкан кебек кыштырдап тора.

Тарихи Коръән 1901-1971 елларда Токиода яшәгән татар Әхмәт Апанаев исеме белән бәйле. Ул аны ун йенага сатып алган булган. Әхмәт әфәнде вафат булгач, Коръән аның уллары Әнвәр һәм Фуад Апанаевларга калган.

Коръәнне Казанга алып кайтып Ислам мәдәнияте музеена тапшырган галим Марат Гыйбатдинов Азатлыкка белдергәнчә, узган ел ахырында Токиода узган татар мәдәнияте көннәрендә ул Әнвәр һәм Фуад Апанаевларда кунакта булган.

Үз архивларындагы тарихи документлар белән таныштырган Апанаевлар Коръәннең Токио басмасын Татарстан Тарих институтына бүләк итәргә теләүләрен җиткергән. Галим әлеге бүләкне кабул итеп алачагын һәм аны Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеена тапшыруның урынлы булачагын әйткән. Апанаевлар аның бу фикере белән бик теләп ризалашкан.

Ислам мәдәнияте музеенда үткән чарада чыгыш ясаган галим Марат Гыйбатдинов, әлеге Коръәннең татарлар өчен әһәмиятен өч яктан чыгып аңлатты.

"Беренчедән, бу Коръән татарларның дөньяда һәм Азиядә ислам нурын таратуын билгеләп тора.

Әлеге Коръәнне басу беренче тапкыр татарлар нигез салган Матбугаи Исламиядә мөмкин булды. Бу вакыйгалар Япония тарафыннан исламның рөхсәт ителгән дин буларак кабул ителүенә бик зур йогынты ясаган. Бу Коръәннең бер нөсхәсе шулай ук заманында Япония императорына бүләк ителгән.

Икенчедән, бу Коръән татарлар арасында башка илләрдә дә киң таралган булган. Мисал өчен, Кытай, Финляндия, Польша татарлары бу Коръәнне сатып алып үз гаиләләрендә саклаган. Фин татарлары әйтүенчә, кайбер гаиләләрдә һәрбер балага аерым Токио Коръәне сатып алынган һәм бу китапларның күпчелеге кулланылышта булгач таушалып беткән.

Өченчедән, әлеге Токио Коръәне, мәшһүр Казан басмасының копиясе. 1913 елда бертуган Кәримовлар тарафыннан басылган бу Коръән татарлар арасында бик киң таралган булган һәм безнең Токиода, Манчжуриядә яшәгән милләттәшләр нәкъ менә бу Коръәнне Токио басмасын басканда нигез итеп файдаланган.

Коръәннең әлеге Токио басмасы Япониядә басылган беренче Коръән булып тора. Моңа кадәр Токиода Коръән аятләрен, аның аерым өлешләрен япон теленә тәрҗемә итеп кенә бастырган булалар. Әлеге Коръәннең тиражы төгәл генә беленмәсә дә, Гыйбатдинов аның 500дән артмавын уйлаулары турында әйтте.

Татар кешесе кайда гына яшәмәсен үзенең тарихын, үзенең динен онытмаган, ди чарада катнашкан икенче бер галим Рафаил Хәкимов, бу Коръәннең ни өчен нәкъ менә Казанга кайтарылуына кагылышлы сорауларга җавап итеп.

Читтә яшәгән татарлар Казан басмасы Коръәнне бар дөнъяга таратырга тырышкан. Япониядә яшәгән татарлар мөселманнар мәхәлләсен оештырып шунда ислам динен күтәргән. Хәтта Япония императорына кадәр барып җиткәннәр бу динне тарату масатыннан.

Апанайлар нәселе бу яклардан чыккан бит. Алар кайда гына яшәмәсен Казан алар өчен башкала булган. Бу Коръәнне Казанга бүләк итергә теләүләре шуңа күрә табигый күренеш. Аны Мәскәүгә бүләк итеп булмый бит дип белдерде галим.

Тарихи Токио басмасы Коръән тиешле реставрация эшләренннән соң Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда күргәзмәләнәчәк.

XS
SM
MD
LG