Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

Урта Азия, ягъни патша Русиясенең Дала һәм Төркестан генерал-губернаторлык регионында 1917 елның февраль һәм октябрь инкыйлаблары купканчы ук халыкка бик авыр хәлләрне кичерергә туры килә. Беренче бөтендөнья сугышының башлангыч елларында зур хәрби югалтуларга дучар булган рус армиясе аларны яңа солдатлар белән капларга тырыша. 1866 елда чыккан канун нигезендә Урта Азия халыклары солдатка алынмаска тиеш була. Әлеге канун XIX гасырның икенче яртысында бу төбәкләргә күчереп утыртылган русларның, украиннарның һәм башка халыкларның балаларын да колачлаган. Армиягә алынмау имтиязы (привилегия) Дала һәм Төркестан өлкәләреннән күбрәк салым алу белән тигезләнгән. 1915 елның 1 гыйнварыннан Төркестан халкының кеременнән 21% салым алына башлый. Хәзерге заман белән чагыштырганда бу сан әллә ни зур кебек түгел. Без хәзер хезмәт хакыбыздан түләгән салымнан башка ягулыкка, көнкүреш техникасына, төрле хезмәтләргә дә түлибез. Бу очракта мондый түләүләр өстәмә салымнар урынына исәпләнә.

1866 елда чыккан канун нигезендә Урта Азия халыклары Русиядә солдатка алынмаска тиеш була

Урта Азиянең бигрәк тә Дала генерал-губернаторлыгында яшәгән төркләрнең кәефе, бирегә күп санлы рус һәм Украина күчкеннәре килүе белән утлау җирләренең азаюы сәбәпле, болай да бозылган була. Төркестан генерал-губернаторлыгында яшәгән халыкның кереме башлыча мамык җитештерүгә бәйле була. Сугыш башланган елда хөкүмәт мамык бәясен туңдыра, ләкин чит өлкәләрдән килгән продуктларның, мәсәлән, бодайның бәясе кайбер очракларда 400% арта. Бу исә икътисади кризиска, халыкның фәкыйрьләнүенә һәм, нәтиҗәдә, канәгатьсезлеккә юл ача. Моннан тыш 200 мең тирәсе хәрби әсирләр регионның 25 шәһәренә таратыла. Аларның фаҗигале вазгыяте ризасызлык градусын тагын да арттыра. Нәкъ менә бу шартларда Русия хөкүмәте сугыштагы кеше югалтуларын Урта Азия хисабына капларга карар кыла. 1916 елның 25 июнендә патша фәрманы белән Урта Азиядәге “инородецлар” оборона позицияләрендә һәм юллар салуда кулланылачак дип игълан ителә. Планнар буенча Төркестан генерал-гебернаторлыгы белән Дала генерал-губернаторлыгыннан 250шәр мең, ягъни барлыгы 500 мең кеше беренче чиратта оборона корылмаларын төзү батальоннарына алынырга тиеш була.

Төркестан генерал-губернаторлыгында гыйсъян

Патша фәрманы Ташкентка бары тик бер айдан соң гына, 28 июльдә барып җитә. Армиягә алынасы кешеләр 1400-1500 кешелек төркемнәргә бүленеп, һәрберсендә берәр имам булып туплану пунктларына җибәрелергә тиеш була. Ләкин җирле халык протест демонстрацияләренә чыга. Үзбәкләр һәм таҗикләр “без эшче булмаячакбыз!” дип кычкырып чиновникларга һөҗүм итә. Иң әүвәл гыйсъянчылар Сәмәрканд өлкәсеннең Хуҗакәнд шәһәрендә күренә башлыйлар. Үзбәкләрнең яше-карты “балаларыбызны биргәнче үзебез үләбез, эшче бирмибез, китмибез!” дип урамнарда җыелып протест белдерәләр. Бу баш күтәрүнең чаткылары бөтен төбәккә чәчелә, демонстрантлар арасында үлгән һәм яраланган кешеләр күренә.

Русия хөкүмәте сугыштагы кеше югалтуларын Урта Азия хисабына капларга карар кыла

1916 елның 9 июлендә Сыр-Дәрья өлкәсенең Әндиҗан шәһәрендә җыелган 5 мең үзбәк руслар яшәгән кварталларга таба юнәлә, ләкин аларның юлына полиция каршы төшә һәм ут ача. Тик бу чаралар гына баш күтәрү хәрәкәтен туктата алмый. Ул бер бистәдән икенче бистәгә, бер шәһәрдән икенче шәһәргә җәелә. Әлбәттә, рус идарәсе тик тормый, җирле полициянең көче җитмәячәген аңлаганнан соң гыйсъянчылар өстенә хәрби берләшмәләр җибәрә. Шуны әйтергә кирәк: Төркестанда баш күтәрүләр ниндидер бер аерым төркем яки сәяси группа тарафыннан оештырылмый.

Рус хөкүмәте Төркестан генерал-губернаторлыгыннан 250 мең кеше тупларга ниятләсә дә, гыйсъяннар кубу сәбәпле 123 мең кешелек контингент белән чикләнә. Баш күтәрүгә катнашуы исбат ителгән, яки фараз кылынган гыйсъянчылардан 300 кешегә үлем җәзасы, 100 кешегә гомерлек төрмә, 2600 чамасы кешегә 10-20 еллык тоткынлык җәзасы бирелә. Шулай итеп баш күтәрүләр бастырыла, тик 6 айдан соң февраль инкыйлабы башлана.

Дала генерал-губернаторлыкта баш күтәрү

1861 елда рус патшасы крепостное право системасын бетерә. Яңа канун буенча крестьяннар яшәгән җирләрен ташлап китү, бернинди дә алпавытка бәйле булмастан яшәү хокукы алалар. Ләкин җир кишәрлекләре аларның милкендә булмаганлыктан авыл халкының күпчелеге авыр хәлдә кала, ягъни патша фәрманы көтелгән максатка ирешүне тәэмин итә алмый. Моның нәтиҗәсе буларак 1868 елда җирсез калган рус крестьяннарына яңа гына басып алынган Урта Азиядә җир бирү, аларны анда күчереп утырту сәясәте башлана. Бу Европадан Америкага килгән мөһаҗирләрне җирле индеецларның җирләренә килеп утыру процессына охшаш була. Урта Азия далалары мондый сәясәтне йөртү өчен бик туры килә, чөнки анда аз кеше яши. Казакълар бу киң япанны хайваннарны җәйләү буларак кулланганнар. Ничек Американың көнбатышында индеецлар өчен бизоннар зарур булса, казакълар өчен әлеге иксез-чиксез далалар шул дәрәҗәдә кирәк булалар. Ләкин күчмә казакълар арасында берлек-бердәмлек тойгысы көчле булган дип әйтү мөмкин түгел.

Җирсез калган рус крестьяннарына басып алынган Урта Азиядә җир бирү, аларны анда күчереп утырту сәясәте башлана

1917 ел февраль инкыйлабына кадәр Русиянең Европа өлешеннән Себергә һәм Урта Азиягә барлыгы 6 миллион ярым кеше күчеп китә, аларның өчтән бер өлеше, ягъни ике миллион чамасы күчкен Дала генерал-губернаторлыгына утыртыла һәм бу административ берәмлектә славян тамырлы күчкеннәр барлык халыкның 35% хасил итәләр. Хәзерге көндә дә вазгыять бу җәһәттән әллә ни үзгәрмәде. Яңа килеп утырган кешеләргә җир һәм утлавыклар таратыла, әлбәттә бу хәл казакъларны һич тә канәгатьләндерми. Шушы авыр шартларда патшаның казакъларны тыл частьләренә алу фәрманы килеп җитә. Кыска вакыт эчендә халык арасында казакъларны армиягә алачаклар һәм чукындырачаклар дигән имеш-мимеш тарала башлый. Ташкентта 1916 елның 11 июнендә баш күтәрүләр булып алгач, аның турындагы хәбәр тирә-юньдәге үзбәк авылларына һәм казакъ кышлакларына барып ирешә. Дала өлкәләрендә гыйсъян куба. Мәсәлән, Тургай өлкәсендә ул вакытка кадәр дошманлашып торган кыпчак, аргын һәм найман ырулары берләшә башлыйлар һәм бердәм рәвештә рус полициясенә каршы көрәшкә чыгалар. Ырулар эчендә икешәр-өчәр мең кешелек 20 кораллы төркем оештырыла. Алар, хәтта, кайбер шәһәрләрне дә алырга омтылыш ясыйлар.

Эшләр бу ноктага җиткәч Русия хөкүмәте Дала өлкәләренә бер хәрби корпус җибәрә. 10-12 мең тирәсендәге казакъ сугышчысы туплар һәм пулеметлар белән коралланган регуляр рус гаскәре белән орышалар. Сугыш озакка бармый, казакълар рус солдатлары басымына түзмичә чигенү ягын карыйлар. Качкан җирләрендә яңадан җыелсалар да кыпчак, найман һәм аргын берлеге какшау сәбәпле бөтен төбәк рус хәрби көчләре карамагына керә. Баш күтәрүнең нәтиҗәләре җирле халыклар өчен бик шомлы булып чыга. Гыйсъянчыларны бастырабыз дигән сылтау белән солдатлар шактый санда гади кешеләрне дә үтерәләр. Гомумән алганда Дала генерал-губернаторлыгында баш күтәрүдә гаепләнгән 347 кешегә үлем җәзасы, 168 кешегә гомерлек каторга һәм 129 кешегә башка төрле җәза бирелә. Семиречье өлкәсенең Верный (Алматы) өязеннән 35 мең казакъның малы конфискацияләнә. Кыргызстан җирләрендә 37 мең гаилә тауларга һәм чүлләргә, 168 мең кеше Себергә сөрелә. З00 мең казакъ-кыргызлар Кытай эчендәге Көнчыгыш Төркестан өлкәсенә качты. 1914-1918 елларда Дала генерал-губернатолыгында яшәгән халык саны 1 миллион 230 меңгә кими.

Баш күтәрү җирле халыкларның рус идарәсеннән канәгать булмауларын һәм бәйсезлек өчен көрәшергә әзер булуларын күрсәтә

Баш күтәрү җирле халыкларның рус идарәсеннән канәгать булмауларын һәм беренче форсат чыгу белән бәйсезлек өчен көрәшергә әзер булуларын күрсәтә. Бераз соңрак хакимият башына килгән большевиклар бу мөһим факторны күз уңында тотарга тиеш булалар.

Күргәнебезчә төркләр күпләп яшәгән һәр төбәктә аның тарихына, стратегик вазгыятенә, бөтен халык эчендәне сан ягыннан нисбәтенә бәйле проблемалар була. Моңа мәдәни үсеш һәм консерватизм дәрәҗәләренең төрле-төрле булуын да өстәргә кирәк. Урта Азия регионы халыклары 1917 ел октябрь инкыйлабына мөнәсәбәтен шуны үзенчәлекләргә карап билгели.

XS
SM
MD
LG