Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия очкычында хәләл ризык нинди була?


"Аэрофлот" рейсында хәләл ризык
"Аэрофлот" рейсында хәләл ризык

"Аэрофлот" – Русия һава юлларыннан хәләл ризык тәкъдим итә торган бердәнбер ширкәт. Азатлык хәбәрчесе бу ризыкны җентекләп өйрәнде. Нәтиҗәсе: туклыклы, тәмле, әмма җитешсезлекләре дә бар.

Ислам таләпләренә тулысынча җавап бирә торган ризыклар “Аэрофлот” рейсларында ел башыннан бирле тәкъдим ителә. Шунысын әйтергә кирәк: хәләл ризык, башка махсус ризыклар кебек үк, фәкать өч сәгатьтән артык дәвам иткән очышларда гына бирелә.

Моңарчы озын рейсларда оча торган мөселман юлчыларына йә яһүдләрнең кошер ризыгына заказ бирергә, йә үзләре белән ризык алырга туры килә иде. Хәзер курыкмыйча “хәләл” дип тәкъдим ителгән ризыкларны алырга була.

Бу ризыкларны Казанда оешкан мөселман эшкуарлары ассоциациясе әзерли. Оешма Казанныкы булса да, хәләл ризыкны җитештерү цехлары Мәскәүдә урнашкан, чөнки “Аэрофлот” һава юллары да дөнья буйлап нәкъ менә Русия башкаласыннан оча (“Аэрофлот” Русиянең милли һава юллары санала). Әлегә цех фәкать “Аэрофлот” өчен генә хәләл ризык әзерли, алга таба тагын ун һава ширкәте белән килешүләр төзергә ниятлиләр.

Әйтелгәнчә, махсус ризык (хәләл, кошер, һинд, вегетариан ризыклары) өч сәгатьтән артык дәвам итә торган рейсларда гына тәкъдим ителә. Мәсәлән, Мәскәүдән Казан яки Уфага очканда, хәләл ризыкны сорап булмый, чөнки бу очышларның озынлыгы өч сәгатькә тулмый. Ә менә Русия башкаласыннан Урта Азия җөмһүриятләре, Төркия, Европа, Америка яки Азия илләренә очсаң, хәләл ризыкка заказ бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен “Аэрофлот” сәхифәсенә керергә яки колл-үзәккә шалтыратырга кирәк. Ризык бушлай бирелә.

Азатлык хәбәрчесе Бишкәк-Мәскәү рейсында хәләл ризыкка заказ биргән иде.

Хәләл ризык ике өлештән тора: кайнар ризык һәм салкын ризыклар
Хәләл ризык ике өлештән тора: кайнар ризык һәм салкын ризыклар

Кайнар ризык - ярымфабрикат. 11 мартта эшләнгән. Яраклылык вакыты - 9 майга кадәр.
Кайнар ризык - ярымфабрикат. 11 мартта эшләнгән. Яраклылык вакыты - 9 майга кадәр.

Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тамгасы
Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тамгасы

"Ашларыгыз тәмле булсын!" сүзләре өч телдә язылган: инглизчә, урысча һәм гарәпчә. Салкын ризыклардан - ит телемнәре, икмәк кисәге һәм татлы пирог кисәге.
"Ашларыгыз тәмле булсын!" сүзләре өч телдә язылган: инглизчә, урысча һәм гарәпчә. Салкын ризыклардан - ит телемнәре, икмәк кисәге һәм татлы пирог кисәге.

Кайнар ризыкка - алма кисәкләре белән пешерелгән коймак
Кайнар ризыкка - алма кисәкләре белән пешерелгән коймак

Югарыда күрсәтелгән ризык тәмле һәм туклыклы булса да, җитешсезлекләр дә юк түгел.

Беренчедән, гади ризык белән бергә кул сөртер өчен дымлы тастымал бирелә - хәләл ризык белән андый тастымал тәкъдим ителми.

Икенчедән, кошер ризык белән чагыштырганда, хәләл ризык күпкә фәкыйрьрәк булып күренә. Яһүд ризыгында кимендә ике төрле салат тәкъдим ителә, хәләл ризыкта исә салат гомумән юк.

Тулаем алганда, "Аэрофлот"ның хәләл ризыгы ислам таләпләрен үтәп яши торган юлчыларга - яхшы тәкъдим.

XS
SM
MD
LG