Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җәмәгатьчелек Кырымда журналистларны эзәрлекләүне хөкем итә


Азатлык радиосының Кырымдагы хәлләрне яктыртучы масхус сәхифәсе булган “Крым.Реалии”га каршы Русия хакимиятенең һөҗүмнәре халыкара ризасызлык уятты.

Кырымдагы Мәскәү куйган хакимият 2014 елгы аннексияне тәнкыйтьләүче Крым.Реалии сәхифәсенә инде күптәннән каныгып килә.

Кырымда аннексиядән соң билгеләнгән прокурор Наталья Поклонская 19 апрельдә Русия прокуратурасына бу сәхифәне бөтенләй томалап куюны сорап мөрәҗәгать иткәнлеген белдерде.

Поклонская әйтүенчә, Крым.Реалии "аяк чалуны, экстремизмны аклый, Кырым хакимияте вәкилләренә бертуктаусыз яла яга".

Наталья Поклонская
Наталья Поклонская

Аның шушы белдерүе алдыннан гына Кырымда әлеге сәхифә белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнеп өч журналист – Ленияра Абибуллаева, Руслана Люманова, Николай Семена тоткарланган иде.

Русиянең бербөтенлегенә каршы чыгуда гаепләнүче Семенага каршы җинаять эше ачылган. Гаепле дип табылган очракта ул биш елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Николай Семена
Николай Семена

2014 елның мартында Мәскәү Кырымны Украинадан аннексияләгәннән соң Русия Думасы илнең бербөтенлеген шик астына куюны җинаять дип бәяләүче канун чыгарды. Бу инде Русия оккупациясенә каршы чыгучылар да җинаятьче дип карала дигәнне аңлата.

Кушма Штатлар һәм матбугат иреген яклаучы кайбер халыкара оешмалар Кырымда журналистларны эзәрлекләүне хөкем итеп чыкты.

20 апрельдә АКШның Украинадагы илчелеге вәкиле Джонатан Лаллей "Кушма Штатлар Кырымда бәйсез медиага һәм сивиль җәмгыятькә карата чикләүләрнең арта баруына бик борчыла", дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Кырымда каршы чыгучы оешмаларның яки аерым кешеләрнең авызын томалыйлар яки аларны ярымутраудан чыгарып җибәрәләр. Ул шулай ук Кырым хакимиятләренең ярымутрауга халыкара күзәтүчеләр кертмәвенә дә зарланды.

Журналист Семенага карата җинаять эше ачылуга Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы да борчылу белдерде. Оешманың матбугат иреге өчен җаваплы вәкиле Дуня Миятович "бу тоткарлау Кырымда журналистларның авызын томалау максатында мондый башбаштаклык куллануны тиз арада туктату зарурлыгын күрсәтә", диде.

Дуня Миятович
Дуня Миятович

Журналистларны яклау комитеты Русия иминлек көчләрен "журналистларны репортажлары яки белдергән фикерләре өчен эзәрлекләүне туктатырга" чакырды. Комитетның Европа һәм Үзәк Азия програмы координаторы Нина Огнианова Русиянең "тәнкыйтьне экстремизмга тиңләү, үзенең ачык итеп язылмаган кануннарын матбугатны куркыту һәм бугазлау өчен куллану тәҗрибәсе бар", диде.

Кырым прокурорлары белдерүенчә, ФСБ Крым.Реалиины "ярымутрауны һәм анда яшәүчеләрне изоляцияләргә һәм моның өчен хәрби чараларны да кулланырга чакырган" мәкалә өчен тикшерә.

Азат Европа/Азатлык Радиосының баш мөхәррире Ненад Пейич Русиядә һәм Кырымда радио хезмәткәрләрен эзәрлекләү гадәти күренешкә әверелде ди.

Ненад Пейич
Ненад Пейич

"Аларга карата һәртөрле мөмкин булган басым бара – ачыктан-ачык һөҗүмнәр, гаиләләренә янаулар. Аларның күбесе ярымутраудан китәргә мәҗбүр булды", диелә Пейичның ризасызлык белдерүендә.

Аның әйтүенчә, Крым.Реалии сәхифәсен караулар былтыр 30 миллионнан артып киткән һәм сәхифә Кырымга бәйсез хәбәрләр әзерләвен киләчәктә дә дәвам итәчәк.

"Бу бары Азатлыкның Кырымдагы эшчәнлегенең әһәмиятен генә раслый һәм журналистларыбызның кулга алулардан яки тоткарлаулардан курыкмыйча имин эшләргә тиешлеген күрсәтә" ди Пейич.

Аннексиядән соң Кырымда бәйсез мәгълүмат чаралары эшчәнлеге тулысынча диярлек тыелды. Семена кебек күп кенә журналистлар бары тәхәллүс артына яшәренеп кенә эшләргә мәҗбүр.

Крым.Реалии сәхифәсе өч телдә – кырымтатарча, урысча һәм украинча эшли.

XS
SM
MD
LG