Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар тасмаларын таратып Тукай рухы әле исән икәнен аңлатабыз"


"Татар тасмаларын таратып Тукай рухы әле исән икәнен аңлатабыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

"Татар тасмаларын таратып Тукай рухы әле исән икәнен аңлатабыз"

20 апрель "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Тукайның тууына 130 ел тулуны урамда татар тасмалары таратып билгеләде. Берлек рәисе Наил Нәбиуллин милли хис милли символикадан башлана ди.

Бауман урамында үткән чарада үтеп баручыларга меңгә якын Татарстан байрагы төсендәге тасмалар таратылды. Кемнәрдер аны түшләренә тагачакларын әйтсә, кайберәүләр автомобильләрендә йөртеп ватанпәрвәрлек хисләрен арттырачакларын белдерде.

Чараны оештырган "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Татарстан байракчыкларын Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап таратулары турында әйтте.

"Без Тукай юлын дәвам итәргә телибез. Татар милләтен уятырга телибез, ул әле дә уянмаган. Заманында Тукай, милләтебез үлгәнме, әллә йоклаган гынамы, дип язып калдырган. Бу сорау бүгенге көндә дә бик актуаль.

Без милләтебезне уятыр, аны йокыдан чыгарыр өчен бүген дәүләтчелек символларын - Татарстан тасмаларын таратабыз. Бу чарабыз Тукайның рухына барып ирешсен иде. Халкыбызда бу тасмаларны кулга алгач горурлык хисләре уянсын иде, дип белдерде Нәбиуллин.

Ул милли хис, дәүләтчелек һәрвакыт ниндидер милли символикадан, беренче чиратта милли байрактан башлана дип саный.

Татарстан байрагы төсендә ясалган бу тасмалар-безнең дәүләчелек символы. Һәм аны үз кулына алган, үзен чын татар дип санаган кешедә-мин бит татар дигән горурлык хисе уяна. Бу минем дәүләтем, бу минем байрагым дигән хисләр уянырга тиеш һәм ул шулай да.

Мин әлбәттә әлеге чара кешеләргә зур йогынты ясый дип саныйм. Тасманы алган кеше әле татарлыкның булуын, аның исән икәнлеген күрә һәм аңлый.

Тукай исеме белән татарлык алга таба да дәвам итәчәк. Бу тасмаларны тарату Тукай рухы, татар рухының әле исән икәнлеген аңлата, дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG