Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

"Истанбулга Тукай чарасына бару-бармау бездән генә тормый"


20 апрель Казанда Тукайның 130 еллыгына каралган рәсми эшләр турында журналистларга сөйләделәр. Истанбулда Тукайга багышланган чарага Татарстан вәкилләренең бармавын язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан Русия сәясәтенә бәйләп аңлатты.

Габдулла Тукайның 130 еллыгын үткәрү өчен җаваплы рәсмиләр журналистлар белән очрашуда үзләрен киеренке тотты. Бигрәк тә сораулар бирелә башлагач Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова журналистлар каршында әйберләрен җыеп, эшлекле кыяфәттә очрашудан чыгып та китте. Мәдәният министрлыгы җавап тотасы сорауларга каушый-каушый башкаларга җавап бирергә туры килде.

Безне кызыксындырган беренче сорау Истанбулда Тукайга багышланган чарада Татарстан вәкилләренең катнашмау сәбәбе турында иде. Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан моны Русия сәясәтенә, илнең мәдәният министры Мединскийның ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлекне туктату турындагы күрсәтмәсенә бәйләде. Шунда ук үз фикерен белдереп, төрки дөньяда барган сәяси вакыйгалар әдәби аралашуларны туктатырга, сәясәт һәм әдәбият икесе ике нәрсә, алар бер-берсенә комачауларга тиеш түгеллеген дә әйтте. Төрекләр дә шулай ук уйлыйлар дип саный ул.

"Без төрек язучылары белән элемтәдә торабыз. Монда бездән генә тора торган сәбәпләр түгел. Дәүләтләр арасында килеп чыккан низаг аркасында мөмкинлекләр азрак кысылып тора. Киләчәктә нормальләшер дип уйлыйбыз”, диде Рәфис Корбан. Ул шулай ук Төркиядә бөек шагыйрьнең төрекчәгә тәрҗемә ителгән 130 әсәре тупланган җыентыгы басылып, Тукайның туган көненә кадәр Татарстанга кайтырга тиешлеген дә хәбәр итте.

Басмага әзерләнгән Тукай энциклопедиясенә бәйле сорауны Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин үз өстенә алды. Аның сүзләренчә, Татарстан хөкүмәте финанс якны хәл иткән, эчтәлеге әзер, меңләп битле фәнни басманы бары тик бәйге (тендер) аша үткәреп бастырасы гына кала. Ул шулай ук, Тукайга багышланган берничә китап-җыентыкны күрсәтте, алар белән бергә, 22 апрельдә мәшһүр шагыйрьне сурәткә төшергән фотографларның эшләре тупланган басма да тәкъдим ителәчәк икән.

“Ни өчен Тукайның рәсми чаралары соң башланды, Казандагы музеен төзекләндермичә 130 еллык юбилеен үткәрү килешәме?” дигән сорауга фәлсәфи рухта җавап яңгырады, чөнки бу эшләргә турыдан-туры җаваплы мәдәният министры вәкиле инде чыгып киткән иде.

“Соңгы елларда үзебезнең милли мәсьәлә, тел мәсьәләсе юнәлешендә борчуларыбыз арткан саен, без Тукайга якынаябыз, аңа сыенабыз”, диде аптыраган кыяфәттә Ким Миңнуллин. Ул да, очрашуда түрдә утырган Татарстан фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина да, республиканың мәгариф министрлыгы вәкиле Флера Сәйфуллина да оптимистик җаваплар бирергә тырыштылар, Тукайның юбилеена әзерлек фәнни яктан узган елдан ук башланды дип акландылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG