Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия патшабикәсе 90 яшен тулуны билгели


Патшабикәгә 90 яшь тулу уңаеннан почта яңа маркалар чыгарды
Патшабикәгә 90 яшь тулу уңаеннан почта яңа маркалар чыгарды

Елизавета II инде 64 ел Британиянең патшабикәсе булып тора. Бәйрәм чаралары май һәм июньдә үтәчәк.

Британия патшабикәсенә 90 яшь тулу уңаеннан халык өчен тантаналы чаралар май һәм июнь аена билгеләнгән. 12-15 май Виндзор паркында 25 мең кеше сыйдырган аренада меңләгән музыкант, җырчы һәм биючеләр катнашында бәйрәмнәр үтәчәк. Патшабикәнең атлар һәм ат чабышларын яратуын истә тотып, 900 җайдак катнашында чабышлар күрсәтеләчәк.

18 гасырдан бирле килгән гореф-гадәт нигезендә Британия патшаларының туган көннәре патша гвардиясе парады һәм рәсми танталар белән һава торышы яхшыргач июнь башында үтә. Быел бәйрәм чаралары 10-12 июнь билгеләнәчәк.

21 апрель 90 яше тулуны патшабикә Виндзор сараенда гаиләсе һәм якын дуслары белән билгели.

XS
SM
MD
LG