Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда майдан октябрьгә кадәр туристлар өчен милли шоу тәкъдим ителәчәк


"Туган авылым" рестораны
"Туган авылым" рестораны

"Туган авылым" ресторанында 1 майдан һәр шимбә туристлар өчен татарча җыр-бию тамашасы һәм татар ашлары тәкъдим ителәчәк.

Казандагы "Туган авылым" рестораны 1 майдан "Казан шоу" тамашаларын башлый. Майдан октябрьгә кадәр һәр шимбә кичке 6да һәм 8.30да кунакларга милли җыр-бию тамашасы һәм кичке аш тәкъдим итәчәкләр.

Туристларга ярты сәгать алдан килеп милли ресторанның бакчасында фотога төшү тәкъдим ителә, милли һәдияләр сәүдәсе оештырылачак. Бу чарага керү бәясе 1500 сум. Балалар алты яшьтән генә кертелә, дип хәбәр итә оештыручыларның интернет сәхифәсе.

XS
SM
MD
LG