Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:13

Грециягә эшкә киткән башкорт хатыны Миләүшә Салихова Русиядә төрле халыклар, мөселманнар яшәвен монда белмиләр ди һәм аларга башкортлар, мөселманнар турында аңлата.

Башкортстаннан 100 меңләп кеше Себергә йөреп эшли. Чит илләрдә Башкортстаннан ничә кеше эшләвен анык кына әйтеп булмый. Күп хатын-кызлар Италия, Испания, Греция һәм башка илләрдә эшли, күп очракта өлкәннәрне карый, аларга ашарга пешерә, йортларын җыештырып тора. Азатлык хәбәрчесе шуларның берсе, Грециядә бер бабайны карап торучы, тиздән бер утрауга китеп кунакханәдә эшләргә җыенучы Миләүшә Салихова белән сөйләште.

– Сез нигә Башкортстаннан читкә чыгып китәргә булдыгыз?

– Мин бик зур максатлар белән китмәдем. Бер көнне шундый уй килде дә, чит илләрне, чит җирләрне карап кайтасым килде. Икенчедән, акча мәсьәләсе дә. Акча беркайчан да артык булмый бит инде. Монда килер өчен бер ел җыендым инде. Кызларымнан, әниемнән аерылырга. Якыннарны ташлап китү җиңел түгел бит инде хатын-кыз өчен. Алар белән көн дә аралашып торабыз.

– Нигә Грецияне сайладыгыз?

– Бер яктан – җылы. Климат әйбәт монда. Хатын кызга җылы һава әйбәт бит инде ул. Икенче яктан сәламәтлегемне дә яхшыртып кайтырмын дигән идем.

– Миләүшә, сер булмаса, сез нинди эштә эшлисез?

– Әлеге вакытта мин бер бабайны карыйм.

– Түлиләрме?

– Әйе. Монда ул мәсьәләгә бик җитди карыйлар. Барсын да үз вакытында түлиләр. Һәм монда эшкә урнаштыручы, безгә таяныч булган кешеләр дә бар.

– Ә тел ягы ничегрәк?

– Баштан ук килешү төзегәндә алар арзанрак хакка телсез кешене алалар. Телне өйрәнә бару белән хакны да күтәрә башлыйлар. Шул төп эшеңдәге хезмәт хакын күтәрмәсәләр, синең башка эшкә китү мөмкинлегең бар. Әле менә хәзерге эшемне ташлап бер утрауга китәргә җыенам. Анда ике мәртәбә күбрәк түләячәкләр.

– Анда да берәр кешене карау булачакмы?

– Юк, хәзер диңгез буендагы яллар чоры башлана бит. Отельләрдә эшләргә.

– Димәк, сез хәзер телне өйрәндегезме?

– Әйе, барысы да аңлашыла. Әдәби тел кыенрак инде. Гади генә итеп сөйләшә алам. Үземнең теләгемне аңлата алам.

– Греклар Русия халкына һәм башкорт халкына нинди мөнәсәбәттә? Һәм анда безнең якташлар очраганы бармы?

– Якташлар дигәннән, менә әле генә безнең фатирдан бер кыз чыгып китте, Дим буе, Әлшәй кызы. Күп итеп сәлам әйтергә кушты, исемен генә әйтмәскә кушты, никтер, әйтәсе килмәде. Монда безнең хатын-кызлар күп. Грекларның безгә мөнәсәбәте бик әйбәт. Кибеткә кереп берәр әйбер алганда, йөздән чит кеше булуыбызны танып алып, сез кайдан дип сорый башлыйлар. “Апо поу эисе?” диләр – “Сез кайсы илдән?” дигән сүз.

– Сезнең Русиядән булуыгызны белгәч алар сезнең барыгызны да урыс дип уйлыйлармы, яки милләтегезне беләләләрме?

– Әлбәттә урыс дип уйлыйлар. Менә мин караган бабайның 83 яшьлек карчыгы да бар. Без урамда барганда чиркәү яныннан узганда ул миннән “син христианмы?” дип сорады. Мөселман булуымны белгәч, күзләре йомырыланып, исе китте. “Русиядә мөселманнар бармени” дип сорады. “Без Русиядә бигрәк күп” дигәч аптырап сораша башлады. Мин үземнең башкорт булуымны бөтен җирдә дә әйтеп йөрим. Башкортлар бар икәнен белсеннәр дөньяда.

– Туган илгә кайтып йөрү мәсьәләсен ничегрәк хәл итәсез?

– Әлегә хәл итмим. Октябрьгә кадәр монда булам да, алга таба күз күрер инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG