Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:00

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков депутатлар алдында хөкүмәтнең үткән елгы эше хакында хисап тотканда күбрәк позитив якларга игътибар итеп, күтәренке рухта чыгыш ясады. Әмма депутатларның чыгышлары күрсәткәнчә, республиканың икътисади күрсәткечләре сөйләгәнчә үк әйбәт түгел.

21 апрель Татарстан парламенты утырышында кануннарда каралган тәртип белән Татарстан хөкүмәтенең 2015 елдагы эшенә бәя бирелде. Башта премьер-министр Илдар Халиков оптимистик рухтагы чыгыш ясады, аннан соң депутатларга сораулар бирергә, мактау һәм тәнкыйть белдерергә мөмкинлек бирелде.

Аерым алганда Илдар Халиков президент, хөкүмәт һәм министрлыклар һәм башка оешмаларның уңышлы эше буларак, Татарстанда гомум җитештерү күләме 2014 ел белән чагыштырганда 16%ка үсте һәм 1 триллион 825 миллиард сумны тәшкил итте дип белдерде.

Уртача эш хакы 29 меңнән артык сумга җитте, әмма инфляция һәм бәя үсүне санаганда, чын керемнәр 6%ка кимеде. Авыл хуҗалыгында, бигрәк тә үсемлек үстерү тармагында зур үсеш күзәтелә (42% шикәр чөгендере, 20% бәрәңге) дигән мәгълүматлар китерде Илдар Халиков.

Шундый авыр заманда "Татнефть" һәм "Таиф" ширкәтләре нефтьне эшкәртү корылышларын төзүне дәвам итә. Аларның берсе 2018 елда, икенчесе бу ел ахырында эшли башларга тиеш. Нәтиҗәдә Татарстан үзендә җитештерә торган нефтьнең эшкәртелү дәрәҗәсен 90%тан да артык дәрәҗәгә җиткерә алачак диде хөкүмәт рәисе.

КамАЗ үзенең машинарын һәм моторларын яхшырту юнәлешендә эш алып бару белән бергә, пилотсыз транспорт системнарын гамәлгә кую өстендә дә, эшли диде Халиков.

Шуның белән бергә киләчәктә Кама төбәгенә зур өметләр баглануы турында да әйтте. Әйтик, Чаллыга икътисади-социаль үсеше алда баручы территория статусын бирү шәһәрдә технопарк ачарга, салымнары киметeп яңа ширкәтләр ачарга мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле Чаллының бер машина җитештерүче ширкәткә бәйлелеген киметү максатына ирешеп булачак дип сөйләде премьер-министр.

Иннополис

Иннополис

Уңай мисал итеп ул Алабуга икътисади зонасын һәм үсеп баручы "Иннополис"ны атады. IT-шәһәрчеккә 15 кенә резидент килүенә тәнкыйть белдерсә дә, аларның 2,7 миллиард сумлык инвестиция вәгъдә итүен искәртеп, "Иннополис"ны барыбер уңай, алдынгы проектларның берсе дип атады.

Шулай ук хөкүмәт рәисенең чыгышыннан аңлашылганча, Татарстанда мәгариф өлкәсендә хәлләр яхшыра бара. Балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү проблемы зур шәһәрләрдә генә калган. Әйтик, хәзер 3,5 мең ярым сабый чиратта тора һәм премьер сүзләренчә, аларның күбесе булган бакчага йөртү уңайсыз булган өчен генә урынсыз утыра икән. Әмма бу проблем хәл ителә, үткән елда 72 яңа балалар бакчасы төзелгән, булганнарында өстәмә төркемнәр булдырылган.

Аз комплектлы, күбесенчә авыл мәктәпләрен оптимальләштерү дәвам итәчәк диде Халиков. Әлбәттә, төрле тарафлар белән килештереп.

Татарстан парламентының хуплавын көтеп тә тормыйча, Илдар Халиков депутатларга үткән ел күрсәткечләренә караганда Татарстан икътисади күрсәткечләр ягыннан Русиядә 5нче урында бара дип әйтеп куйды.

Татарстанда хәлләр чыннан да ал да гөлме?

Әмма депутатлар бу бәяләмәне ишетмәгәнгә салышып, сораулар бирергә, үз бәяләмәләрен бирергә ашыкты.

Коммунист депутат Артем Прокофьев Чаллы һәм Түбән Кама театрларының бик начар биналарда эшләве, аларның төзелеше өчен һаман да акча табылмавын әйтте.

Хафиз Миргалимов

Хафиз Миргалимов

Депутат Хафиз Миргалимов фән өчен бик аз акча бүленүен телгә алды. Соңыннан ул коммунистлар фракциясе исеменнән тәфсилле чыгыш ясап, хисап басылган китапчыкны җентекләп тикшереп чыкты һәм Илдар Халиков телгә алмаган якларга игътибар итте.

Мәсәлән, Миргалимов Татарстанның технопарклар белән мавыгуын хупламады. Технопарклар үзләрен акламый, диде ул. Чистайдагы технопаркта җылыту корылмасыннан кала бернәрсә дә юк, анда барырга юл да юк, дип сөйләде.

Инжиниринг үзәкләре һәм интеллектуаль милек базарында да хәлләр катлаулы. Аларның берсе дә көтелгәнчә табыш бирми. Керемнәре миллиард сумнар түгел, миллион сум дәҗәрәсендә генә, диде. 2015 елда чил илләрдәге технологияләрнең импорты экспорт белән чагыштырганда бермә-бер арткан. Гомум интеллектуаль җитештерү базарында да Татарстан алда түгел.

Инвестиция венчур фондының эш нәтиҗәләре начарлана, проектлар саны кимегән, акча кертү күләме төшкән. Бюджетта фән үсеше өчен бик аз акча бүленә. Финанслау күбесенчә федераль үзәктән килә дип тәнкыйтьләде депутат.

Банкларның бирелгән һәм җыеп алынган кредитлар санын чагыштырып Миргалимов, 360 миллиард сум кире Татарстан икътисадына кертелмәгән, каядыр читкә киткән дигән гаепләү ташлады.

Татарстандагы банкларның чыгымнары арту сәбәпле, алар республикада төбәк бүлекчәләрен ачкан Мәскәү банкларыннан калыша башлаган. Элек вазгыять киресенчә иде дип ассыклады Хафиз Миргалимов.

2015 елда муниципаль милектән керемнәр, ягъни биналарны арендага бирүдән килгән табыш күләме бер елда 500 миллион сумга кимегән. Моны бәя күтәреп түгел, күбрәк эшмәкәргә урын биреп хәл итәргә кирәк иде, дип тәнкыйтьләде Миргалимов.

Дәүләт ихтыяҗлары өчен бюджет акчасына эшләр башкару, әйбер алу турында бөтен Русия буйлап сөйлиләр, ә бу хисапта бер сүз дә юк. Барысыда ал да гөл ахрысы. "Туганлашкан" оешмаларның эшчәнлеге генә ни тора, дип ишарәләр ясарга тырышты Миргалимов, әмма конкрет исемнәр атамады.

Хисапта торак коммуналь хуҗалык өчен тарифларның контрольдә тоту турындагы катлаулы язылган матур сүзләрне дә тәнкыйтьләде. Казан транспортында йөрү бәясе 20%ка артты, ә эш хакы ничә процентка артты? - дигән риторик сораулар куйды Миргалимов.

Ахырдан коммунистлар фракциясе җитәкчесе, федераль үзәк белән бюджетара мөнәсәбәтләрне 50-50, һичьюгы 40-60 дәрәҗәсендә урнаштыруга омтылырга кирәк, дигән тәкъдим кертте.

Чыгышларны йомгаклап Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул Татарстан хөкүмәтенең эшен уңай бәяләп, республика халыкара чикләүләр һәм нефть бәясе төшүнең корбаны булды дип аңлатты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG