Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Савченконы Украинада тотылган Русия хәрбиләренә алыштыру турында килешенде


Надежда Савченко, Александр Александров һәм Евгений Ерофеев

Надежда Савченко, Александр Александров һәм Евгений Ерофеев

Киев һәм Мәскәү май ахырына кадәр Украина хәрбие Надежда Савченконы Русиядән ике хәрбигә алыштыру турында килеште, дип хәбәр ителә.

Русия Федерация шурасындагы чыганак РБК агентлыгына Савченконы Украинада тотылган Русия хәрбиләренә алыштыру турында килешенде, дип хәбәр иткән. Украина хәрбие Савченко Русиянең ике хәрбие Александр Александров һәм Евгений Ерофеевка май ахырына кадәр алыштырылачак.

Ростов өлкәсе Донецки шәһәре мәхкәмәсе Савченконы ике Русия журналистын үтерүдә һәм чикне бозуда гаепләп 22 ел төрмә җәзасы билгеләде. Җәза 5 апрель гамәлгә керде.

Русия хәрбиләре икесе дә 18 апрель көнне Киевның район мәхкәмәсе карары белән 14 ел төрмәгә хөкем ителде. Тоткыннарны алмашу Русия хәрбиләренә хөкем карарының гамәлгә керүеннән соң мөмкин булачак.

XS
SM
MD
LG