Accessibility links

Май аенда Әнкарада кырымтатар яшьләре корылтае үтәчәк


2012 ел Әнкарада узган корылтай
2012 ел Әнкарада узган корылтай

12-15 май Әнкарада Кырымтатар яшьләре корылтае үтәчәк. Быел Кырымнан делегатлар килә алмаячак, дип фаразлана.

Төркиядәге Кырым төркиләре мәдәнияте һәм ярдәмләшү үзәгенең яшьләр бүлеге хәбәр итүенчә, май аенда Әнкарада Кырымтатар яшьләре корылтае үтәчәк. Чаралар 12-15 май көннәренә планлаштырыла.

"Билгеле сәбәпләр аркасында быел Кырымнан яшьләрнең килә алмаячагын фаразлыйбыз", диде Кырымтатар мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай.

"Яшьләр корылтаена Кырымнан делегатлар килә алмаска мөмкин"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00
йөкләү

Корылтайда Төркиянең барлык шәһәрләрендәге кырымтатар җәмгыятьләренең яшь вәкилләре катнашачак. Чаралар 15 май Анкараның Таңдоган мәйданында 1944 елның 18 маенда кырымтатарларның сөргенгә куылуын искә алу һәм Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены белән тәмамланачак.

XS
SM
MD
LG