Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа коммунистлары социализм төзеп илне кризистан чыгармакчы


Җыен күренеше
Җыен күренеше

22 апрель Уфада коммунистлар юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленинның тууына 146 ел тулу уңаеннан урам җыены узды.

Чара башкала хакимияте бинасы каршындагы Ленин мәйданында үтте. Ул Владимир Ленинның тууына 146 ел тулуга багышлап уздырылды. Чарада йөзгә якын кеше катнашты. Кулларда “Ел саен инфляция дәрәҗәсендә индексация үткәрүне таләп итәбез!”, ”Без хаклыбыз – без җиңәчәкбез!” дип язылган шигарләр, коммунистлар һәм комсомол билгеләре төшерелгән байраклар, Ленин һәм Сталин рәсемнәрен күрергә була иде. Чара Ленин һәйкәленә чәчәк салулар һәм коммунистлар фиркасенә берничә әгъза кабул итү белән башланды.

Иң тәүге һәм төп чыгышны Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин ясады. Ул Ленинның бөеклеге турында сөйләп, аның идеяләре белән дөньяда иң беренче социалистик ил төзелүе, Советлар берлегенең фашизмны җиңүе, япон милитаристларын кыйратуы, беренче тапкыр космоска менүче көчле һәм алга киткән дәүләт булуы турында сөйләде.

Юнир Котлыгуҗин чыгыш ясый
Юнир Котлыгуҗин чыгыш ясый

“Ил президенты Владимир Путин Русиядәге Октябрь инкыйлабының кирәк булмавы турында белдергән иде. Аңа каршы Русия коммунистлары җитәкчесе Геннадий Зюганов Ленинның таркалып барган империалистик илне мирас итеп алып, аның урынына бөек социалистик дәүләт калдыруын әйтте. Ул шулай ук Ленин сәнәгате эшләүдән туктаган илне кабул итеп, көчле икътисади сәясәт үткәрүгә ирешүен, качып бетеп барган дезиртир хәрбиләр урынына биш миллионлык армия төзүен белдергән иде. Геннадий Зюганов хаклы. Ил дөньядагы иң алдынгы дәүләтләр арасында булды. Бүген исә ул 25 ел буе нефть энәсендә утыручы илгә әйләнде. Ил милкен сату дәвам итә. Шул исәптән безнең “Башнефть”не дә. Без аны сакларга һәм тармактан килгән керемнәрне халыкның яшәвен яхшырту өчен кулланырга тиеш.

Русия хөкүмәте дә, “Бердәм Русия” фиркасе дә илне көрчектән чыгару өчен чаралар күрми. Эчке тулаем җитештерү күләме кими бара. Азык-төлеккә, иң кирәкле куллану әйберләренә, коммуналь түләүләргә, энергиягә хаклар даими артып бара. Пенсияләр, стипендияләр өлешчә генә индексацияләнә. Шул шартларда байлар һаман байый бара, хәерчеләр ярлылана бара. Халыкта хакимияткә ышаныч бетә, ризасызлык исә арта бара.

Илнең коммунистлар фиркасе кризиска каршы програм тәкъдим иттте. Анда илне икътисади бәйсезгә әйләндерү, табигать байлыкларын халык файдасына куллану, прогрессив салым кертү, гаиләгә, яшьләргә, пенсионерларга, сугыш балаларына дәүләт ярдәме күрсәтү, мәгариф һәм саләмәтлек саклауның совет заманындагыча итеп үзгәртү каралган”.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Юнир Котлыгуҗин агымдагы елның 18 сентябрендә Русия дәүләт думасына һәм шәһәр шурасына сайлаулар узачагын искә төшереп, халык файдасына эшләрдәй намзәтләргә тавыш бирергә, качып-посып килгән олигарх вәкилләрен үткәртмәскә чакырды.

Көн яңгырлы булу сәбәпле, чыгышлар бик аз һәм кыска булды. Уфадагы Сталин музее мөдире Владимир Фролов Ленин идеясе белән коралланган Сталинның барлык дөньяны фашизмнан тазартуын, “Правда” дип аталган иң шәп гәзит чыгуын сөйләде. Ленин рухын пычратуларга борчылу белдерде. 92 яшьлек сугыш ветераны Мамун Гыйниятуллин гаделлек өчен көрәшергә, Советлар берлеген кабат тергезергә чакырды. “Башкортстан коммунисты” гәзитенең экс-башы Мадриль Гафуров ”Ленин Уфада” дигән шигырен укып ишеттерде.

92 яшьлек Мамун Гыйниятуллин чыгыш ясый
92 яшьлек Мамун Гыйниятуллин чыгыш ясый

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда шундый юллар бар:

“Илнең лидеры һәм Конституция гарантының Ленинның автономияләр төзүен Русия нигезе астына салып калдырылган бомба диюенә без борчылу белдерәбез. Тарихыңны, илеңне яратырга кирәк, иптәш президент!”

Резолюциядә илнең 90%ы, милкенең 10%ы олигархлар кулында булуы, Башкортстанда ярлылар саны 25 меңгә җитүе, 25 ширкәттә хезмәт хаклары буенча 97 миллион сум бурыч җыелуы әйтелгән. Резолюциядә бушлай белем алу, сәламәтлекне саклау хокукларын кайтару, коммуналь түләүләрнең хакларын төшерү таләп ителгән документ “Кризистан чыгу юлы – социализм!” дигән юллар белән тәмамлана.

XS
SM
MD
LG