Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:45

"Җәмәгатьчелек алынмаса, тарихи һәйкәлләрне саклап калып булмас иде"


Казанда Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау бөтенрусия оешмасының 50 еллыгына багышланган фәнни-практик конференция үтте. Әлеге бәйсез оешманың иң зур уңышлары арасында Кирмән, Иске Казан, Болгар һәм Зөя утравын саклау тырышлыклары атала.

Чара 22 апрель көнне федераль һәм республика дәрәҗәсендәге һәйкәлләр үзәге саналган Казан кирмәнендә башланып китте һәм 23-24 апрельдә җимерелүдән сакланып калган элекке Матбугат йорты, хәзерге "Нога й" кунакханәсе һәм мәдәният университеты бинасында дәвам итте.

Казан кирмәне 90нчы еллар башындагы коточкыч хәлдән туристик үзәккә әверелде. Моңа җирле активистлар да көч салды һәм кирмәнне саклау Татарстандагы оешманың казанышларның берсе итеп аталды. Соңгы эшләрдән – Иске Казанны саклап калу тырышлыклары телгә алынды.

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау бөтенрусия оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Рафаил Хәкимов чыгыш ясаганда: "Без күпме саклап калырга тырыштык, әмма җәмәгатьчелек кушылганчы, бернәрсә дә эшли алмадык, югалтулар шактый булды" дип белдерде.

Хәкимов бу сүзләрне экскурсияләр йөртүче Олеся Балтусова, университет укытучысы Искәндәр Ясәвиев һәм башка активистларның ялгыз пикетларга чыгуы, мөрәҗәгатьләр ясавы, Казан Универсиадасы алдыннан мәсьәләне Русия телевидение каналларына кадәр күтәреп чыгуын күз алдында тотып әйтте.

Бу һәм исемнәре аталмаган башка бик күп активистлар Казан үзәгендәге тарихи биналарның җимерелүенә Татарстан президентының игътибарын җәлеп итә алды һәм аны прокурор, җаваплы министрлар катнашлыгында шәһәр үзәгеннән җәяүле сәфәрләргә алып чыкты. Алар хәзергәчә дәвам итә.

Татарстан президентының киңәшчесе булып киткән активист Олеся Балтусовага бу эш өчен истәлекле бүләкләр бирелде. Аның белән бергә бүләкләр оешма җитәкчесе Рафаил Хәкимов, алтынчы буын иске татар бистәсе татары, өлкән активист Нурания Биктимерова, халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновка да бирелде.

Олеся Балтусова Азатлыкка иң зур казанышлар турындагы сорауга җавап биргәндә соңгы биш елда бер генә һәйкәлнең җимерелмәвен әйтте.

Хәзерге вакытта эшләрнең акрынаюын ул төзекләндерүнең тиз эшләнмәве, кризис тәэсире, инвесторлар табу кыенлыклары белән аңлатты.

Активист Нурания Биктимерова, хәзерге вакытта иске татар бистәсендә элекке кебек җимерекләр юк, хәзер алар "чиста җимерек булып торалар", диде.

22 апрель көнне үткән җыенда ЮНЕСКОның Идел буе кафедрасы мөдире Рафаил Вәлиев Болгар һәм Зөяне дөнья мирасы исемлегенә кертү тарихы, авырлыклары хакында тәфсилләп сөйләде. Ул Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертү номинациясен үзгәрткәннән соң, күп еллар узганнан соң гына мөмкин булды, диде. Хәзерге вакытта анда Зөя утравын кертү турында сүз бара. Әмма Вәлиев сүзләренчә, утраудагы бер Успенье чиркәвенең генә кертелү ихтималы бар, чөнки утрау үзе дөнья экспертларын шаккатырырлык хәлдә түгел.

Конференциянең башка көннәрендә үткән секция утырышларында, Мәскәүне җимерелүдән саклаучы активист Рөстәм Рәхмәтуллин, Казанда билгеле галим Искәндәр Ясәвиев тә катнашты.

Конференциядә шәһәрне саклау проблемнарыннан тыш, активистларның иминлеге, милли мәдәният, фольклор, биюләрне, шигъриятне саклап калу, туризм үсеше һәм хакимиятләр белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG