Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зилә Мөбәрәкшина: "Татар була торып, татар телен бетерергә хакыбыз юк"


Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән гран-при бүләге ияләре Наил Бәдретдин (с), Зилә Мөбәрәкшина (у)
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән гран-при бүләге ияләре Наил Бәдретдин (с), Зилә Мөбәрәкшина (у)

Казанның Вахитов районындагы 27нче татар гимназиясе укучысы Зилә Мөбәрәкшина татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиадада гран-при бүләгенә лаек булды. Азатлыкка ул үзе турында һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

20-22 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиада узды. 12 меңнән артык кеше катнашкан бу чарада гран-при бүләгенә Финляндия татары Наил Бәдретдин һәм Казанның 27нче гимназиясе укучысы Зилә Мөбәрәкшина ия булдылар.

Зилә Мөбәрәкшина – Казан кызы. Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә ул олимпиадада катнашуы һәм татар телен үстерү теләге турында сөйләде.

–​ Зилә, башта укучыларыбызны үзең белән таныштырчы.

– Мин Татарстанның башкаласы Казан шәhәрендә тудым, Вахитов районының татар телендә белем бирә торган 27нче гимназиясенә белем алам, бүгенге көндә 11нче сыйныфта укыйм. Шул ук вакытта 5нче музыка мәктәбендә фортепиано hәм вокал бүлекләрен тәмамладым. Буш вакытларымда музыка, җыр белән шөгыльләнәм, гимназиябездә үткәрелгән hәртөрле чараларда катнашам. Мин татар композиторлары, шагыйрьләренең иҗатлары, тормышлары белән кызыксынам.

–​ Татар телендә балачактан сөйләштеңме? Шәһәр шартларында туган телне саклау авырмы?

– Беренчедән, мин чын татар гаиләсендә туып үстем, телем татарча ачылды. Икенчедән, минем беренче укытучым – Миләүшә Гыйльманова татар теленә мәхәббәт тәрбияләде, күп кенә язучы-шагыйрьләр белән очраштырды. "Сабантуй" балалар газетасы, "Салават күпере" журналлары белән тыгыз элемтәдә тордык.

Югары сыйныфларга күчкәч Гөлгенә апа Нурмиева татар телен фән буларак безгә тирәнрәк өйрәтте. Әгәр кешенең үзенең теләге бар икән –мөмкинлекләр күп. Мәсәлән, Казаныбызда саф татар телендә төрледән-төрле бәйгеләр, конкурслар, акцияләр үтә. ​

Зилә Мөбәрәкшина
Зилә Мөбәрәкшина

–​ Олимпиададан нинди тәэсирләрең калды? Чара ошадымы?

– Минем моңа кадәр дә татар телендә узган чараларда катнашканым булды. Әйтик, татар әдәбиятыннан уздырылган Н.Лобачевский исемендәге конференция, КФУ кысаларында уздырылган "Илhaмлы каләм " бәйгесе, "Син Тукайны беләсеңме?" халыкара олимпиадасы. Ә бу IV халыкара татар теле hәм әдәбиятыннан узган олимпиаданы мин бәйгеләрнең иң югары ноктасы дип саныйм, чөнки монда хәтта Япониядән, Австралиядән, Франциядән, Финляндиядән килгән һәм җиңү яулаган милләттәшләребез дә бар иде.

Чит ил төбәкләреннән килгән татар егет-кызлары бик тә гади кешеләр, алар аралашучан, дустанә мөнәсәбәттә

Оештыру югары дәрәҗәдә булды, миңа бик ошады. Безгә шул вакыт аралыгында мастер-класслар оештырдылар, театрларга алып бардылар, экскурсиядә булдык. Әлбәттә, мин чит ил төбәкләреннән килгән татар егет-кызлары белән таныштым: Япониядән –Мидзуки Накамура, Финляндиядан – Наил Бәдретдин hәм башкалар. Алар бик тә гади кешеләр, алар аралашучан, дустанә мөнәсәбәттә, миңа аеруча шул яклары ошады.

–​ Синеңчә, синең олимпиадада җиңү сәбәбе нәрсәдә?

– Беренчедән, татар фәнен тирәнтен өйрәнүдәдер. Икенчедән, вокал буенча белемем миңа ярдәм иткәндер дип уйлыйм.

–​ Алга таба планнарың нинди? Татар теле юнәлешеннән үсеп китәргә җыенасыңмы?

Татар халкы Казан каласына карап тора, без аларга үрнәк булырга тиеш

– Минем киләчәктә планым татар теле буенча югары белем алу. Минемчә, туган телне кемдер алга күтәрергә тиеш. Без үзебез татар була торып татар телен бетерергә хакыбыз юк, чөнки татарның төп йорты –Казан, бөтен дөньяга таралган татар халкы Казан каласына карап тора, без аларга үрнәк булырга тиеш.

–​ Татар-дозор уенында да катнашкансың икән. Ул чара сиңа ошадымы?

– Әйе, менә инде икенче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында оештырылган Татар-дозор уенында катнашам. Сүз уңаеннан, узган елны без, "Варислар" такымы, беренче урынга лаек булдык. hичшиксез ошады, ошады гынамы соң!

Татар дөньясын кайгыртучы яшьләр килсә, татар теле hәм милләте яшәячәк

Бу уенда катнашу – минем өчен зур бәхет дип саныйм. Казан буйлап урыннан урынга йөреп биремнәрне сыйфатлы итеп башкару, бер-береңә ярдәмчел булу – hәрбер такымның бурычы иде. Татар яшьләре форумы эшчәнлеге белән дә таныш, hәрдаим интернет аркылы күзәтеп барам.

–​ Синең фикереңчә, татар телен бүгенге көндә ничек үстереп була?

Татар милләте өчен янып-көеп йөргән Туфан ага Миңнуллин кебек шәхесләр булса, буыннан буынга аларга алмашка татар дөньясын кайгыртучы яшьләр килсә, татар теле hәм милләте яшәячәк дип саныйм.

XS
SM
MD
LG