Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:51

Камалдагы премьера җәмгыять бозыклыгын күрсәтте


22-24 апрельдә Казанда Камал театрында яңа буын режиссеры Илгиз Зәйниевнең “Көтәм сине” спектакленең премьерасы булды. Автор бала көтүче хатыннар үрнәгендә җәмгыятьтәге бозыклыкны күрсәтергә тырыша. Спектакльне Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр"енә охшатучылар да табылды.

"Көтәм сине" спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев йөкле хатыннар мисалында бүгенге җәмгыять бозыклыгын һәм шул ук вакытта гаделлек үрнәген ачып бирергә тырышкан.

Диндар Саҗидә, фахишә Зәлияне, гади мишәр хатыны Зәйнәп, ире хыянәт иткән Әминә һәм үз баласын сатарга җыенган Әдиләне хастаханәгә бер нәрсә – балаларын саклап калу китергән. Аларга барсына да карыннарында яткан бала югалту куркынычы яный. Кызганыч, әниләрнең барысы да бәбиләрен саклап кала алмый. Режиссер тамашачы алдында “Нәфрәт белән тулы, бетмәс сугыш кайнаган бу дөньяга балаларның үзләренең туасы килә микән?” дип сорау куя. Спектакльдә булачак әни: “Туктатыгыз сугышларны, анда бит балалар үлә”, дип рәнҗеп кычкыра.

Илгиз Зәйниев сүзләренчә, аның пьесасы кешенең туганчыга кадәр башланган тормышы турында бара. Уйлануларга корылган, сорауларга бай булган спектакль мелодрама жанрында иҗат ителгән.

“Әлеге пьесаны язу теләге өч ел элек - кызыбызның дөньяга килүен көткәндә туды. Бу процессны мин башыннан ахырына кадәр үз тәҗрибәмдә күзәттем. Карындагы баланы саклап калу проблемы мине нәкъ шул вакытта борчый башлады. Хастаханәдә ятып кайткан хатынымнан, танышларымнан күп кенә вакыйгалар ишетеп, махсус форумнарда утырып, “Көтәм сине”гә идеяләр тупладым. Спектакльдә барлык булган хәлләр тормыштан алынган”, дип сөйләде режиссер.


Спектакльнең иҗади төркеменә тулысынча яшь буын артистлары, композитор-җырчылар җәлеп ителгән. Музыкасын билгеле композитор Эльмир Низамов язган, сәхнәгә куючы рәссам, шулай ук Русия театр сәнгать университеты студенты Геннадий Скоморохов, спектакльдә яңгыраган җырны Эльмира Кәлимуллина башкара.

“Аерым яшьләрне җыю максаты куелмаган иде. Кем нинди рольгә туры килә, шуны сайлыйсың. Билгеле, персонажлар - яшьләр. Иң өлкәненә 35 чамасы. Яшь рәссам белән икенче тапкыр эшлим, миңа аның белән җайлы, сәхнә бизәлешенә яңалык өстисе килде. Эльмир белән шулай ук бер-беребезне аңлыйбыз. Команда бер-береңне аңлау, җайлы эшләү максатыннан чыгып җыелды”, диде Зәйниев.

Актерларга рольләрне бүлгәндә бернинди авырлыклар булмаган. Режиссер алдан ук персонажларны кем уйнавын уйлап язган. “Пьесаның тагын бер максаты – ул труппадагы кызларга эш булсын дип тә язылды. Кызлар өчен пьесалар бик аз, аларга рольләр булдырасы килде”, ди Илгиз.

Төп һәм тискәре геройларның берсен – сутенерны башкарган Ришат Әхмәдуллин роль биргәч тирән эмоцияләргә бирелмәгән. “Илгиз аны язганда ук идеясен безгә сөйләгән иде. Спектакльгә эләксәм дип хыялланган идем, роль аласы килде”, дип уй-фикерләре белән уртаклашты актер. Ришатның Камал театрында биш ел эшләү дәверендә беренче тискәре образы икән. Аның фикеренчә, әшәке кеше дә төрле була ала, аны төрлечә уйнарга була, образны тудыруы җиңел булган. “Рольгә тулысынча керү өчен сутенер булып карамадым. Минем герой шул ук вакытта әшәке дә, әйбәт тә, явыз да, хәйләкәр дә. Ул кешегә беренче караштан ук ышанырга ярамаганны күрсәтә”, ди Ришат.

“Көтәм сине” спектакле күпләргә Туфин Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”ен хәтерләтте. Чынлыкта Илгиз Зәйниев пьесасы Туфан аганың якты истәлегенә багышлана икән. “Пьеса “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле белән аваздаш. Турыдан-туры Туфан абый белән киңәшләшеп, аралашканым булмаса да, ул кечкенәдән безне үзенең спектакльләре белән тәрбияләде һәм шунлыктан мин үземне аның каршында бурычлы дип саныйм”, дип төгәлләде сүзен Камал театры режиссеры Илгиз Зәйниев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG