Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дуст кем, дошман кем – милләт үзе аерыр"


1908 елгы архив фотода Казанның "Әл–Ислах" газеты хезмәткәрләре. Сулдан: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, “Әл-Ислах”ның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, редакция хезмәткәре Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай. gabdullatukay.ru рәсеме
1908 елгы архив фотода Казанның "Әл–Ислах" газеты хезмәткәрләре. Сулдан: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, “Әл-Ислах”ның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, редакция хезмәткәре Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай. gabdullatukay.ru рәсеме

Габдулла Тукай 100 ел элек язган кайбер мәкаләләрдән өзекләр. Милләт язмышы, Дума сайлаулары, ватандашларның битарафлыгына борчылу һәм фәлсәфи сүзләр.

"Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" мәкаләсеннән (1906 ел)

Соң, инде аны (милләтне) ничек һушына китерик? ​Бу тугърыда минем фикре касыйрым болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын; шундин соң бу вәгазьләрне сөйлик: «И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларның хәленә исең китмәсен; әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың...

Габдулла Тукай

Габдулла Тукай

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي‎; 1886 елның 26 апреле, Кушлавыч авылы – 1913 елның 15 апреле, Казан) – татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.​

Азатлыкта Википедия

Менә бу сүзләр илә милләтне җуатып, милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда, милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны****** куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кыйлган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны, муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт алданмасын.

Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем – үзе аерыр.

****** Бохара козгыннары – Бохара ягында иске ысул белән (кадимчә) укып кайткан муллалар һәм ишаннар истә тотыла.

"Уклар" журналында чыккан мәкаләгә сүз башы (1906 ел)

И мөселман карендәшләр! Уйганаек, заман уйганмак заманыдыр. Гафләт йокысыннан башларымызны күтәреп торалым. Торып селкенеп, баш-күзләремезне юып, як-ягымызны карап, дөньяның барышыннан хәбәрдар булалым. Башка милләт халкының барышыннан гыйбрәт алып, безләр дә алга таба аякларымызны атлап, һәр сәгать алга йөрмәгә иҗтиһад идәлем. Заман тырышмак заманы — тырышалым. Заман укымак, белмәк заманы — укыялым, беләлем. Заман тәрәкъкый заманы — һайди, карендәшләр, тырышалым, тәрәкъкый иделем. Җәһаләт вә әсарәт заманы үтеп, 20 нче гасыр — гыйлем вә мөсавәт заманы кәлде.

"Тиешсез эш" (1906 ел)

Казан җәмгыятел голямасы, диндә булмаган хиҗабны ихтирагъ итеп, дин исеменнән фәтва вирдектән соңра, хиҗабның тәэсире сәбәпле Казанда янә берничә фәхешханә ачылачак имеш.

Җәмгыятел голяма — галимнәр; монда «муллалар» мәгънәсендә.​

Хиҗабны ихтирагъ итү — йөзгә каплый торган пәрдә уйлап чыгару.

Фәтва вирдектән соңра — дини яктан дөрес дип күрсәткәннән соң.

Думаның хәле (1907 ел)

Думаның хәзерге хәле мәче тырнагындагы тычкан хәленә бик охшашлыдыр. Тычканны мәченең бер иркенгә җибәргән булып, тагы барып басканы кеби, бюрократия дә Думада чын хөррият сөючеләрне, сөйләткән булып, сөйләп бетерер-бетермәс шып иттереп басып аладыр...

Ни булса да, Думаның хәле бик кызганычтыр. Дума ике ут арасындадыр. Хөкүмәт берлә бик каты сөйләшер иде — халык бик кара, халык бик ышанычсыз, хөрриятнең җаннар корбан итәрлек дәрәҗәдә мөкаддәс нәрсә икәнен аңлап җитмәгән. Аңласа да, бик азы аңлаган.

Дума хөкүмәттән халык файдасын яхшылык берлә сорар иде, бу янә дә дошманга: "Абзый! пычагыңны бир әле, мин сине..." — дигән шикелле буладыр.

Дөнья яратылгандин бирле һичкемнең башына Дума башына төшкән кадәр авыр вә мөшкел вә чишүе мөхаль дәрәҗәсендә бер мәсьәлә төшмәгәндер. Дөрест, моны чишәргә имкян бар да, ләкин, ифрат дәрәҗәдә ачы улдыгы кеби, янә ышанычсыз имкяндер.

Нишләмәк кирәк? Нинди тәдбир итәргә кирәк. Будыр ки, бер дәрман бармы?

Фәлсәфи сүзләр (1910 ел)

"Җәүһәр җирдә ятмый", — дигән булалар, вәхаләнки ул үзе җирдән чыга.
"Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең", — дигән булалар, вәхаләнки кабер казучылар көненә икешәр кешегә баз казыйлар да, үзләре төшмиләр.
"Сүзең көмеш булса, тик торуың алтын", — дигән булалар; алай булса, телсезләр һәммәсе миллионер булып беткән булырлар иде.
"Аз ашасаң, күп ашарсың", — дигән булалар, вәхаләнки татар эшчеләре гомерләре буенча аз ашыйлар да, берсенең дә күп ашар дәрәҗәгә җиткәннәре күренми әле.
"Бирмәсә дә — бай яхшы", — дигән булалар, вәхаләнки Кәримевләрнең бай булуыннан дөньяда берәүгә дә яхшылык килгәне юк әле.

Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе — кендек әбиседер ки, ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе — җаучы карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә — өйләндерер. Өченчесе — мөәззиндер. Ул сине, теләсәң дә, теләмәсәң дә — җуар да күмәр.

Хаксызлыктан котылдык (Думага сайлау турында, 1912 ел)

Без инде моннан элекке өч Думаның өчесендә дә гакыллы кешеләр җибәреп карадык. Барыбер безнең файдага әллә ни эш чыкмады. 4 нче Думага исә без һич тә игътибар итмибез, шуңар күрә без анда, өмидсезлегебезнең ачы бер көлкесе булсын дип, җүри җүләрне, җүри болванны сайладык. Үземезчә: 4 нче Дума үз дәрәҗәсен, үз мәгънәсезлеген сизсен, дидек.

XS
SM
MD
LG