Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Тукайга багышланган "Энҗе бөртекләре" фестивале узды


Фестивальдә катнашучы балалар
Фестивальдә катнашучы балалар

23 апрель Мәскәүдә "Энҗе бөртекләре" – балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Тамашага килгән халыкка мәдәни үзәк китапханәсе Тукай китапларыннан күргәзмә оештырды һәм видеофильм күрсәтте.

Габдулла Тукай исемен йөрткән “Энҗе бөртекләре” фестивале 1996 елдан бирле ике елга бер мәртәбә уздырыла. Быел ул шагыйрьнең тууына 130 еллыкка багышланды. Гадәттә фестивальнең йомгаклау концерты нәкъ Тукайның туган көнендә - 26 апрельдә уза торган иде. Быел оештыру комитеты әгъзаларының күпчелеге Казанга - хатын- кызлар форумына китү сәбәпле, тамаша берничә көнгә иртәрәк планлаштырылды.

Фестивальнең 20 еллык тарихы бар. Ул шушы еллар дәвамында Мәскәүнең күп төрле концерт залларында, Музыка йортында да, Мәскәү мэриясенең мең кеше сыйдырышлы конференция залында, Үзәк тимерьюлчылар мәдәният сараенда, Язучылар йортының зур залында һәм башка урыннарда уздырылды. Соңгы елларда фестивальнең нәтиҗәсе булган гала-концерт мәдәни үзәк татарларга кайтарылганнан соң татар мәдәни үзәгендә уздырыла башлады.

Фестиваль лауреатлары арасында бүгенге көндә дөньякүләм танылган артистлар да бар. Шулардан пианист Рэм Урасинны, баянчылар Айдар Гайнуллин, туганнар - Илдар һәм Айдар Сәлаховларны атарга була.

Күргәзмәдә
Күргәзмәдә

Фестивальдә төп игътибар Габдулла Тукай әсәрләренә бирелде. Аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды, аның әсәрләре нигезендә куелган сәхнә әсәрләре күрсәтелде. Фестивальдә 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Фестивальнең максаты -Тукай әсәрләрен, татар композиторлары әсәрләрен, халык иҗатын пропагандалау, халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен искә төшерү.

Быелгы фестивальнең гала-концерты алдыннан тамашага килгән халыкка балаларның Габдулла Тукай әсәрләренә багышлап язылган рәсемнәреннән күргәзмә дә тәкъдим ителгән иде. Шулай ук мәдәни үзәк китапханәсе Тукай китапларыннан күргәзмә дә оештырды һәм Тукайга багышланган видеофильм да күрсәтте.

Тамаша залы
Тамаша залы

Быелгы фестивальдә мәдәни үзәктә төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар катнашты. Шул исәптән “Шатлык” фольклор төркеме , “Газиз” гаилә театры студиясе, “Туган тел” түгәрәге, “Илдан” бию ансамбленең балалар төркеме, мәдәни үзәк каршындагы сәнгать түгәрәге, 1186нчы мәктәптән “Шаян”, “Балкыш” төркеменә йөрүчеләр, татар этно-мәдәни юнәлешендә тәрбия алып барган ике балалар бакчасынан да катнашучылар булды.

Бу еллар дәвамында фестивальнең үз традицияләре барлыкка килде. Фестивальнең “Энҗе бөртекләре” дип аталган үз гимны бар. Быелгы гала-концерт та шул гимн белән башланып китте. Быел да башка еллардагы кебек, фестивальдә 100дән артык бала катнашты, алардан 80 якыны концертта чыгыш ясады.

Биюче егет
Биюче егет

Фестиваль Мәскәү фестивале буларак танылган. Шуңа карамастан берничә ел элек ул Русия күләмендә узыдырылып, фестивальнең гала- концертында Оренбур, Әстерхан, Чиләбе, Ижау, Екатеринбур, Петрозаводски һәм башка өлкәләрдән балалар катнашкан иде. Хәзерге заманда андый зур күләмле чаралар бу фестиваль өчен мөмкин түгел. Чөнки барысы да чыгымнар белән бәйләнгән. Быелгы фестивальне уздыруда Мәскәүнең татар зыялылары клубы әгъзалары матди ярдәмен күрсәтте. Шулай ук Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге балаларның төркем җитәкчеләрен рәхмәт йөзеннән Муса Җәлилгә багышланган юбилей медальләре белән бүләкләде. “Татарстан якташлары” оешмасы, Мәрҗани фонды катнашучы барлык балаларга бүләк буларак китаплар алып килгән иде. Шулай ук барлык катнашучы балалар өчен фестивальнең логотибы төшерелгән махсус эшләнгән футболкалар да бүләк ителде.

Мәскәү милли мәдәни үзәге бу чара өчен бик матур итеп сәхнә бизәлешен ясарга ярдәм итте. Тамаша ахырында балаларны шатландырып, төсле тасмаларны түшәмгә очырткан салют та булды.

Бу юлы фестиваль комитеты бернинди дә урын билгеләмәскә булды. Барлык катнашучы балаларны сөендереп барысына да бертигез бүләкләр таратты.

Тамаша һәрвакыттагыча “Туган тел“ җыры белән тәмамланды. Аннан соң барлык катнашучылар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

XS
SM
MD
LG