Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар хатын-кызлары форумы дәвам итә


Быелгы форумда катнашучы хатын-кызларның барысы да калфактан булырга тиеш.

Кичә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланды. Быел кунаклар республиканың 43 районыннан һәм татарлар яшәгән 22 чит илдән килгән, барлыгы 500дән артык делегат.

Бүген чараның пленар утырышы һәм “Калфак туе” узачак. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренчә, быелгы катнашучылар барысы да калфактан булырга тиеш. Бу форумның төп шарты.

Кичә форум кысаларында "Мәгариф системасында милли тәрбия", "Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү", "Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар" дип аталган секцияләр эшләде.

26 апрель Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналы кичә узачак.

XS
SM
MD
LG