Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар китапларының исем туе үтте


Яңа китаплар
Яңа китаплар

Уфада татар телендә чыккан "Туган моң илчеләре" һәм "Җырның булмый соңлаганы" исемле китапларның исем туйлары кичәсе оештырылды. Күңелле вакыйганы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге республика Милли китапханәсендә уздырдылар.

“Туган моң илчеләре” китабында республикадагы 51 каләм әһеленең әсәрләре урын алган. Ә “Җырның булмый соңлаганы” исемле җыентыкка татар халкының асыл улы, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләр кергән. Бу китапларда Башкортстан татар әдәбияты турында бихисап мәгълүмат алып була

Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән яңа басмаларның исем туйларын оештыру матур гадәткә әйләнгән. Шул чараларның кайберләре Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге республика Милли китапханәсендә дә уздырыла. Бик еш булмаса да, татар китаплары да презентацияләнә биредә.

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

Бу юлы каләм әһелләрен һәм студентларны Башкортстан татар әдәбиятына кагылышлы ике китапның исем туена танылган шагыйрә һәм журналист, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина җыйды. Җыентыкларны да нәшриятка нәкъ менә ул әзерләгән. Аның сүзләренчә, бу проект бик тиз арада тормышка ашырыла. Башкортстанда былтыр Әдәбият елы уңаеннан “Кызыл таң” гәзитендә ел дәвамында татар каләм әһелләренең әсәрләре басылып килә. Шуларны бер китапка туплап нәшер итәргә карар кылына. Нәтиҗәдә бик саллы җыентык килеп чыга.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләр җыентыгында аның якташлары әсәрләре дә урын алган. Дүртөйледә яшәүче шагыйрә Светлана Васикова яңа гына Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителгән. Аның үз сүзләренә язылган җырны башкаруы әдәби кичәгә аерым бер ямь.

Китапларның исем туенда әдипләр ике җыентыкның да зур әһәмияткә ия булуын дәлилли. Наҗар Нәҗмигә багышланган җыентыкны алар атаклы шагыйрьгә “шигъри һәйкәл” дип бәяли. Ә “Туган моң илчеләре” җыентыгы аеруча татар студентлары өчен файдалы була.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

Талантлы татар шагыйрәсе, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт университеты татар бүлеге мөгаллимәсе Лилия Сәгыйдуллина әйтүенчә. Талиплар ниндидер фәнни эш язарга тотынса да, иҗат бәйгеләренә әзерләнгәндә дә, татар әдипләренең әсәрләрен табу өчен бик күп китаплар актарырга тиеш. Ә бу җыентыкта 51 каләм әһеленең әсәрләре бер урынга туплануы белән бик тә отышлы.

Рәиф Әмиров
Рәиф Әмиров

Кичәгә җыелучылар үзләре дә яңа башлангычлары турында сөйли. Мисал өчен, профессор Рәиф Әмиров күренекле татар шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган шигырьләр җыентыгын әзерләп нәшриятка тапшырган. Ул 2018 елда басылып чыгарга тиеш.

XS
SM
MD
LG