Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:24

"Халык контроле"ндә хезмәт хакы түләнмәүдән зарлану бүлеген булдырмакчылар


Бу мәсьәләне Татарстан хезмәт министрлыгы 1 июньгә кадәр карарга тиеш.

Татарстан хөкүмәте "Халык контроле" порталында хезмәт хакы түләнмәүдән зарлану бүлеген булдырырга тәкъдим итә. Әлеге карарны Татарстан эш һәм хезмәт министрлыгы 1 июньгә кадәр хәл итәргә тиешле. Бу хакта хөкүмәт карарында әйтелә.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында "Халык контроле" сәхифәсе 2012 елда ачылды. Әлеге сәхифәгә төрле шикаятьләр җибәрелә. Сәхифәгә килгән шикаятьләрне төрле оешмалар 10 көн эчендә карап хәл итү көнен билгеләргә тиеш. Әгәр инде булган хәл өчен министрлык, дәүләт оешмасы түгел, ә башка бер өченче ширкәт җаваплы булса, каралу вакыты 30 көнгә кадәр арта.

XS
SM
MD
LG