Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Жириновскийның урысларны яклау эшчәнлеген хуплый


Владимир Жириновский урыс милләтчеләре тамгасына әверелгән әләмнәр сурәтендә чыгыш ясый.
Владимир Жириновский урыс милләтчеләре тамгасына әверелгән әләмнәр сурәтендә чыгыш ясый.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновскийның 70 еллык юбилее уңаеннан төшерелгән фильмда интервью биреп аның “мин урысларны яклаячакмын” дигән күптәнге тезисы белән тулысынча килешүен белдерде.

“Бу тезиста һәм “Урыс дөньясы” дигән терминда бернинди милләтчелек тә юк, ул безнең соотечественникларны яклау, “Урыс дөньясы” идеалларын һәм кыйммәтләрен тарату максатындагы тышкы сәяси доктринаның бер өлеше булып тора һәм безнең күпмилләтле мәдәниятебезне чагылдыра”, ди Лавров. “Урыслык” турында сүз алып барганда без беренче чиратта уртак мәдәниятебезне күз алдында тотабыз, һәм, әлбәттә, урыс халкының бу мәдәниятне формалаштырудагы, бу илнең шундый булуы өчен кирәкле шартлар тудырудагы, традицияләрне һәм ата-бабаларыбыз басып алган мирасны саклаудагы һәм ниһаять “Урыс дөньясын” аның мәдәниятен һәм телен формалаштырудагы ролен таныйбыз”, ди Русия тышкы эшләр министры. Ул шулай ук Жириновскийны сәләтле, күпьяклы тирән белемгә һәм дипломатлар өчен мөһим булган башка сыйфатларга ия сәясәтче дип атый.

Чыннан да, Русия тышкы эшләр министрлыгы соңгы елларда нәкъ шушы доктрина нигезендә эш алып бара. Читтә яшәүче соотечественникларның узган көздә Мәскәүдә узган конгрессында Лавров Европа татарлары альянсын төзүне урыс дөньясын консолидацияләүнең бер өлеше дип бәяләде.

Брюссельдә Мәскәү ярдәме белән оешкан ул альянсның рәисе итеп билгеләнгәч Флүр Шәрипов баштан ук "Без урыс дөньясының бер өлеше” әйтеп куйган иде.

Жириновский инде күптәннән кремльдәгеләрнең уенда булган, әмма алар әйтергә кыенсынган фикерләрне яңгыратучы санала.

Күптән түгел ул Бельгиядә булган террор һөҗүмнәреннән соң Европада андый шартлауларның ешрак булуын, европалыларның кырылуын теләве турында әйтеп моның урысларга файдалы булачагын аңлатты.

Былтыр ул Русиянең көнбатышындазур җилләткечләр куеп Балтыйк илләренә радиацияле һава кудырырга тәкъдим иткән иде.

Лавров күпмилләтлелек дигән сүз кулланса да, чынлыкта бу “Урыс дөньясы”на татар-башкортлар һәм башка халыклар үз милләтен һәм телен, динен оныткан очракта гына керә ала. Жириновский хәтта Татарстан белән Башкортстанны да юк итеп Казан һәм Уфа губернияләре төзергә чакырган иде.

Ул шулай ук "Татарский язык забудьте, бүдете говорить на нем только на кухне, а вот полковник КГБ будет вашим президентом", дип тә өстәде.

Русиядә урыс булмаган кешеләрнең артуына борчылучы Жириновский Русия телевидениесенең "Поединок" тапшыруында Төньяк Каказда халык саны артуны контрольдә тотарга һәм бер-икедән дә күбрәк бала тудыручы гаиләләргә штраф салырга, шулай ук төбәкне тимерчыбык белән уратып алырга тәкъдим итте.

Русия тышкы эшләр минитсры Лавров мактаган бу сәяәсәтче Татарлар белән башкортларны китемтү өчен тагын да рәхимсезрәк ысуллар тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу халыкларны Монголиягә депортацияләргә кирәк, "сифилистан үлеп, кырылып бетсеннәр”.

Менә шундый ”Урыс дөньясы”. Әлеге дөньяны көчәйтергә Русия тышкы эшләр министрлыгы оештырган Европа тарарлары альянсы да инде өч ел буе ярдәм итеп килә.

XS
SM
MD
LG