Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шамил Садыйков: "Татар-информ"да инкыйлаби түгел, эволюцион үзгәрешләр булачак"


Шамил Садыйков
Шамил Садыйков

“Татар-информ”га җитәкче итеп Шамил Садыйков куелды. Татар хуҗадан татар редакциясенә файда булырмы?

"Татар-информ" агентлыгы җитәкчесе итеп кайчандыр рейтинглы “Эфир” телеканалының “Город” яңалыклар тапшыруы башлыгы булган 39 яшьлек Шамил Садыйков билгеләнде. Татарлар Садыйковны күбрәк “Адымнар” тапшыруы аркылы белә.

"Адымнар" 1997 елда “Эфир” телеканалында пәйда була. 1998 елда аның җитәкчесе булып Шамил Садыйков тора. Тапшыруда Рәмис Латыйпов, Айгөл Гыймранова кебек билгеле журналистлар да эшләп ала. Соңрак тапшыру кабаттан “Казан” телеканалында ачыла. Аны ачуда Шамил Садыйков башлап йөргән. Тик аннары “Казан” каналы җитәкчелеге алышкач, Садыйков транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына сүзче булып китте.

Кайберәүләр Шамил Садыйков җитәкләгәндә "Адымнар"да милли хәрәкәттән "көлү", ирония чалымнарын да сизгән булган. Шул ук вакытта "Адымнар" "тыелган" латин хәрефләрен кулланып, исемен “Adьmnar” дип язып, зыялылар мәхәббәтен дә яуларга өлгерде.

Шамил Садыйков җитәкче итеп билгеләнгән “Татар-информ”да да урыс редакциясе белән бергә татар редакциясе дә эшләп килә. Садыйков аны “Адымнар” кебек кызыклы итә алырмы? Дөресен генә әйткәндә кайберәүләр әлеге агентлыкның татар версиясе барлыгын да белеп бетерми. Белгәннәренең аның сыйфаты өчен йөрәге әрни. Без үзгәрешләр турында Садыйковның үзеннән дә кызыксындык.

“Әле минем эшли башлавыма ике генә сәгать. Таныша гына башладым. Планнар ягыннан караганда, безнең бурыч – “Татар-информ”нан Татарстан турындагы мәгълүматны җиткерүче беренче номерлы ресурс ясау. Әлбәттә татар телле редакциягә дә игътибарны арттыру бурычы тора. “Татар-информ”да революцион түгел, ә эволюцион үзгәрешләр булачак”, диде ул.

Садыйков хәзерге “Татар-информ” эшчәнлегеннән канәгать булу-булмавын әйтергә теләмәде. “Бу тәрбиясезлек булыр иде”, диде ул.

“Татар-информ”ның инде элекке җитәкчесе Леонид Толчинский Казан федераль университетында журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе булачак. Шулай ук “Яңа Гасыр” телеканалында авторлык тапшыруын алып барачак. Толчинский элегрәк “Азатлык”ка “Татар-информ”ның татар редакциясенең көненә 30-40 хәбәр чыгаруын сөйләгән иде.

“Алар урыс яңалыкларын кабатламый. Без башкалардан аермалы буларак милли мәгълүмати редакцияне саклап кала алдык. Күп агентлыклар моннан китте. Алар механик тәрҗемәгә күчте. Урыс теленнән милли телләргә тәрҗемә итәләр. Бездә ул аерым редакция буларак көн дә яңалыклар чыгара”, дигән иде Толчинский бер ай элек Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG