Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

"Метшин белән очрашуга караганда Обама белән очрашу җиңелрәк"


25 апрель ТИҮ активистлары Казанның метро тукталышларына татар исемнәрен бирүне таләп итеп пикет уздырды. Чараны оештыручылар Казан хакимиятен халык сайлаган очракта гына алар халык фикеренә колак салачак дип белдерә.

Пикетка чыгучылар кулларына "Халык тыңлаулары оештыруны таләп итәбез", "Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк", "Сөембикә" метро станциясе - халык таләбе", "Метшин, Калинкин, Андреева! Таләп итәбез: татар тарихын Казанга кайтарырга!" дигән һәм башка шигарләр тотып торды.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка Казанның метро тукталышларына татар исемнәрен бирү көрәшен 2012 елдан бирле алып баруларын, әмма Казан җитәкчелегенең бу таләпләренә колак салмавы турында әйтте.

"2012 елда метроның яңа тукталышларына исем эзләгәндә без Олуг Мөхәммәт, Бәхтияр Канкаев, Сөембикә исемнәрен бирүне таләп иткән идек. Әмма безнең фикерне тыңлаучы булмады.

Хәзер менә тагын бер тукталыш булдырылды. Аңа "Дубравная" исеме кушмакчылар. Без бу исем урынына йә Биләр, йә Сөембикә кушылсын дип таләп итәбез"

Фәрит Зәкиев үзләренең таләпләренең үтәлмәвен Казан каласы җитәкчелегенең халык тарафыннан сайланмавына бәйләп аңлатты.

"Ирекле сайлаулар булмаганга түрәләр хакимияткә киләләр дә, халыкның фикеренә карамыйлар. Бу сәясәт белән бәйле. Казан мэрын халык сайларга тиеш. Шул вакытта гына ул халык фикеренә колак салачак һәм халыкка игътибар итәчәк", дип белдерде ул.

Зәкиев, Казан мэры белән очрашуга караганда американ президенты Барак Обама белән очрашу җиңелрәк булыр иде, дип саный.

"Казан шәһәре җитәкчесенең хакимияткә килүенә 11нче ел китте. Әмма аның белән очрашу бик авыр. Булмый торган хыял дип әйтер идем. Ул безнең белән очрашу түгел, без язганнарга җавап та биреп тормый".

Метро тукталышларына исем кушу кебек иҗтимагый мәсьәләләр халык тыңлаулары аша үтәргә тиеш дип саный ТИҮ рәисе.

"Казан Башкарма комитеты рәисе халык тыңлауларын уздырып тормыйча, алган да берүзе тоткан да кул куйган. Ягъни, ул бер үзе шушы тарихи мәсьәләне хәл иткән. Исем бит ул 100-200 елга бер куела. Ә бу эшне бер Калинкин хәл итеп куйган. Алай ярамый, бу дөрес түгел", дип белдерде Зәкиев.

Пикетта катнашучылар чарадан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә ачык хат та җибәрде.

Хатта өч таләп куела:

  1. Казан башкарма комитетының 28.03.2016 көнне кабул ителгән 1158нче санлы карарын гамәлдән чыгару.
  2. "Дубравная" яңа метро тукталышына татар халкының сөекле шәхесе, татарның бөек вәкиле, соңгы ханбикәсе Сөембикә яисә Болгар дәүләтенең беренче башкаласы - Биләр исемен кую.
  3. Бу мәсьәләне тикшерү өчен халык тыңлаулары үткәрү.

XS
SM
MD
LG