Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:26

Быел “Бигиев укулары” Петербурда узучы мөселман мәдәнияте көннәрен кысаларында үтә.

Иртәгә Петербурда “Бигиев укулары” дип исемләнгән III халыкара фәнни-белем бирү конференциясе уздырыла. Быел ул конфессиара диалогка багышлана. Түгәрәк өстәлләр һәм секция утырышларында исламның башка традицион диннәре белән эшчәнлеге турында сүз алып барылачак.

Әлеге чара бүген Петербурда ачылган мөселман мәдәнияте көннәре кысаларында үтә. Мөселман мәдәнияте көннәре 6 майга кадәр дәвам итәчәк һәм анда конференциядән тыш, Коръән укучылар бәйгесе, мөселман мәдәнияте күргәзмәсе, мөселман киемнәре модасын күрсәтү каралган.

Муса Бигиев тормышының күп өлешен чит илләрдә уздырган мөһаҗир галим. 20 елга якын гомерен чит илләрдә үткәрә. Дөнья картасына карасаң, Германиядән алып Япониягә кадәр йөреп чыккан. Кытайда, Һиндстанда булган. Дөнья гизәр өчен кешенең табигате, холкы да туры килергә тиеш. Ул яктан Муса Бигиев бик җиңел кеше булган, чыккан да киткән. Хәтирәләреннән беләм: сәфәр чыгымнарын үзенең китапларын сату исәбенә каплаган. Шул ук акча гаиләсен дә карарга җиткән. Бәлки бай дуслары да ярдәм иткәндер. Үзе исән чакта аның бик күп китаплары басылып чыккан. 1905 елда беренче китабы дөнья күргән.1917 елга кадәр ике дистәгә якны китабы басыла, бу әле бихисап мәкаләләрен санамаганда.

XS
SM
MD
LG