Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нарышкин: Думага сайлауда ПАСЕдан күзәтүчеләр катнашмаячак


Сергей Нарышкин
Сергей Нарышкин

Нарышкин башка халыкара оешмалардан күзәтүчеләр чакырылуын әйтте.

2016 елны Русия Дәүләт думасына узачак сайлауда Европа Шурасы парламент ассамблеясыннан күзәтүчеләр (ПАСЕ) катнашмаячак. Бу хакта "Известия"гә спикер Сергей Нарышкин әйткән. Моның сәбәбе итеп ул ПАСЕның Русия вәкиллегенең хокукларын чикләвен белдергән.

"Шул ук вакытта без башка халыкара оешмалар – Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, милли парламентлардан күп күзәтүчеләр чакырдык", дигән ул.

Русия Кырымны басып алганнан соң, 2014 елның апрелендә ПАСЕда тавыш бирүдән һәм җитәкчелек урыннарыннан читләштерелде.

XS
SM
MD
LG