Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатлар Немцовны үтерүдә катнашуда шикләнелгән тагын җиде кешегә гаеп белдерүне таләп итә


Адвокатлар шикләнелгән җиде кешедән тиешле дәрәҗәдә сорау алынмаганын әйтә.

Борис Немцов гаиләсе адвокатлары сәясәтчене үтерүдә катнашуда шикләнелгән тагын җиде кешегә гаепләү белдерү таләбе белән Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Бу - "Север" чечен батальоны офицеры Руслан Геремеев, аның абыйсы Артур, Чечнядан сенатор Сөләйман Геремеев, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Алибәк Делимханов, Асланбәк Хатаев, Шамхан, Тазабаев һәм Ваха Геремеев.

РБК хәбәр итүенчә, үз мөрәҗәгатендә адвокатлар әлеге кешеләрнең Немцовны үтерүгә ниндидер катнашы булырга мөмкинлеге тикшерүчеләр тарафыннан ачыклануга карамастан, аларның берсеннән дә тиешле дәрәҗәдә сорау алынмаган, аларга карата тикшерү эшләре башкарылмаганын әйтә.

Борис Немцов Мәскәү үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелде. Бу эш нигезендә Чечняның биш кешесе тоткарланды. 18 ноябрьдә мәхкәмә Немцовны үтерергә кушкан дип шикләнелүче Руслан Мухудиновны читтән торып сак астына алу карарын чыгарды. Үтерүне оештыручыларның тагын берсе адвокатлар фикеренчә - Руслан Геремеев. Аңа ике тапкыр гаепләү белдерергә тырыштылар, әмма Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин бу карарны раслаудан баш тартты. Мухудинов та, Геремеев та элегрәк Русиядән китте, шул сәбәпле алар халыкара эзләүгә игълан ителде.

XS
SM
MD
LG