Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:18

Төрки дөньяга багышланган конференцияләрдә Төркия галимнәре тансык кунакка әйләнеп бара


Габдулла Тукайга багышланган халыкара конференция Корстонда узды

Габдулла Тукайга багышланган халыкара конференция Корстонда узды

Профессор Хатыйп Миңнегулов соңгы араларда Татарстанда Тукайга багышлап узган конференцияләрдә милләт мәсьәләсе үзәк темага әйләнүен әйтә. Чараларда элек Төркиядән күп кунаклар катнашса да, быел күбрәк БДБ илләреннән булганнар.

Соңгы көннәрдә шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Татарстанда берничә Халыкара конференция узды. Элек аларда Төркиядән дә зур вәкиллелек катнашса, бу юлы берсендә генә Төркия кунагы булган. Казанда, Алабугада, Әлмәттә узган конференцияләрдә татар милләтен борчыган мәсьәләләр күтәрелгән.

Чараларда катнашкан КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов элек Тукай күтәргән мәсьәләләрнең хәзер дә актуаль булуын әйтә.

"25 апрель Татарстан фәннәр академиясендә халыкара конференция узды. “Тукай һәм төрки дөнья” дип аталды. АКШ, Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Русия төбәкләреннән вәкилләр бар иде. Тукай да үз иҗатында татарларның Русиядә яшәгәнен һәм Русия урысныкы гына түгел, ә андагы халыкларның да уртак ватаны булуын билгеләп уза. Татар теле, мәдәнияте, мәгарифе, башка халыклар алдында урыны, бәхетле тормышы мәсьәләсендә Тукай куйган сораулар хәзер дә актуаль. Милләт алдына куелган мәсьәләләр чишелми.

Аңа кадәр Алабугада Халыкара тюркологик конференция уздырылды. Ул ике елга бер тапкыр үтә. Монда тюркология белән ислам темасы бергә кушылды. АКШтан профессор Юлай Шамилоглы, Мәскәү, Грузия, Кыргызстаннан килделәр. Төркиядән элек зур делегация килә иде, быел булмадылар. Бу вакытлыча күренештер дип саныйм. Русия һәм Төркия җитәкчеләренә бу бит файдага түгел.

Кырымнан килгән югары уку йорты укытучысы Рафыйк Курсәитов көчле чыгыш ясады. Ул кырымтатарларның хәзерге хәлен тарих белән бәйләп сөйләде. Аларның язмышы өчен ачынып утырдык. Күпме газап чиккәннәр һәм хәзер дә газап чигүләрен дәвам итәләр. Алар киң җәмәгатьчелек ярдәмен көтә. Әгәр кешенең милли проблемасын хәл итәсең икән, ул халык үзеннән-үзе ул ватанын ярата башлый. Арка белән борылсаң тискәре мөнәсәбәт тудыра.

Милләт өлкәсендә җәмәгатьчелек фикере хакимият тарафыннан тиешенчә исәпкә алынмый. Мәсьәләләр һавада эленеп кала. Моннан берничә ел элек Казан Дәүләт университетында татар филологиясе, тарихы дигән мөстәкыйль факультет, аннары Казан педагогика университетында шундый ук зур факультет, Һуманитар институт бар иде. Хәзер боларны берләштерделәр. Ул зураерга тиеш иде, ә хәзер студентлар кабул итү дә, укытучылар саны да азайды, сәгатьләр саны да кыскарды. Бу фәнни тикшереүләргә тискәре йогынты ясый. Әгәр мәктәбе бар икән укучысы була һәм әдәбияты яши. Әгәр милли мәгариф булмый икән, ул вакытта алтын әсәрләр язып алтын китаплар чыгарсак та аларны укучы булмаячак. Бу мәсьәләдә күп кенә җәмәгатьчелек борчыла”, диде Миңнегулов.

XS
SM
MD
LG