Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:09

"Төркия-Русия низагына карамастан Казандагы чараларыбыз дәвам итәчәк"


27 апрель Төркиянең Казандагы баш консуллыгы төрек татлылары кичәсе уздырды. Чарада чыгыш ясаган баш консул Турхан Дилмач Төркия белән Русия арасындагы низагка карамастан Татарстанда мәдәни чаралар дәвам итәчәк дип ышандырды.

Узган ел ахырында хәрби очкыч бәреп төшерелү сәбәпле Төркия белән Русия арасында чыккан низагтан соң, Төркиянең Казандагы баш консуллыгы инде өченче чарасын уздырды.

Фотокүргәзмәгә һәм Сәйдәшев залында куелган концертка халык ничек күпләп килгән булса, бүгенге чарада да баш консуллык бинасына энә төшәрлек тә урын калмады.

Чара ачылышында гадәттәгечә татарча чыгыш ясаган баш консул Турхан Дилмач кунакларны башта Габдулла Тукайга 130 ел тулу һәм Туган тел көне белән тәбрикләп узды. Аннан соң үзләрен борчыган теманы да телгә алды.

"Без моңа кадәр Юныс Әмре исемле Төркияне өйрәнү үзәге белән күп чаралар оештыра идек. Идек дим, чөнки бу үзәк хәзерге вакытта эшләми инде. Без бу һәм башка сәяси шартларга карамастан Казандагы мәдәни чараларыбызны дәвам итәбез. Бүген менә Төркия татлыларына кагылышлы чара оештырдык.

Төркиядә татлы ризыкларга бәйле бер әйтем бар. "Татлы ашап, татлы сөйләшик", диләр. Мин бүген әлеге әйтемне сезнең алда кабатларга телим", дип белдерде ул.

Чара ахырында килгән кунакларга, Төркиядән махсус килгән ашчы әзерләгән татлы ризыклар тәкъдим ителде.

Турхан Дилмач быелның 15 гыйнварында Азатлыкка биргән әңгәмәсендә "Русия мәгариф министрлыгы таләбе беуенча Төркия университетлары белән ике яклы хезмәттәшлек протоколлары туңдырылганга күрә, КФУга караган Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәгенең эшчәнлеге туктатылды", дип белдергән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG