Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Вера Савченко хөкемдарны мыскыл иткән өчен эзләүдә булуы әйтелгән.

Украина хәрби очучысы Надежда Савченконың бертуганы Вера Савченконы атнакичкә каршы төндә Русиядән чыгармаганнар. Аны Украина консуллыгы хезмәте вәкилләре Чертково чик сагы постыннан алып Дондагы Ростовка озаткан. Хәзерге вакытта ул Украина консуллыны җирендә.

Вера Савченко бертуганы белән очрашу өчен Новочеркасски төрмәсенә барган булган һәм илдән чыкканда туктатылган. Чик сакчылары аның паспортын алган, кыз үзе Украина баш консуллыгына караган машинада эчтән бикләнеп аннан чыкмаган. Бу хакта Надежда Савченко адвокаты Илья Новиков хәбәр итте.

«Кичә илгә кергәндә барысы да әйбәт иде, чыкканда Вера Савченконың Русиянең 297нче маддәсе нигезендә, имеш Чечня хөкемдарын мыскыл иткән өчен эзләүдә булуы билгеле булды», дип сөйләде адвокат.

Украина президенты Петр Порошенко Вера Савченконы кайтару өчен чаралар күрүен әйтте.

Вера Савченкога каршы эш Чечня югары мәхкәмәсе хөкемдары Вахид Исмаилов тәкъдиме белән ачылган. Савченко 1994-1995 елларда Русиягә каршы Чечня ягында сугышкан украиннар Станислав Клых һәм Николай Карпюкка җинаять эшендә җәмәгать яклаучысы буларак катнашкан иде, әмма хөкемдар аның сүзләрен мыскыл итү дип тапканнан соң ул бу эштән читләштерелде. Вера Савченко гаебен кире кага.

Мәхкәмәне мыскыл итү эше берничә кат кичектерелде. Ул вакыт дәверендә Вера Савченко бертуганы белән күрешү өчен берничә тапкыр Русиядә булды, әмма проблемнарга юлыкмады.

XS
SM
MD
LG