Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Тукай көннәре дәвам итә


"Илһам" бәйгесендә катнашучылар
"Илһам" бәйгесендә катнашучылар

Уфада Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан чаралар бара.

Габдулла Тукайның олуг юбилее уңаеннан чаралар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында башланды. 26 апрель балалар һәм яшүсмерләр арасында III төбәкара “Илһам”әдәби-иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Әлеге бәйге гыйнвар аенда игълан ителеп, иҗат эшләре март ахырына кадәр кабул ителгән иде. Анда мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

Ижади эшләр өч телдә: татар, башкорт һәм урыс телләрендә кабул ителде. 5-8нче сыйныфта укучылар урта төркемгә, 9-11ләр өлкән төркемгә бүленеп алышты. Студентлар аерым төркем буларак катнашты. Һәр төркем проза һәм шигърият номнацияләрендә иҗат итүчеләргә бүленде. Бәйге төбәкара булуы сәбәпле, анда күрше өлкә һәм республика иҗатчылары да катнашты. Иң күбе Татарстан каләмкярлары булды. Дөрес, аларның күпчелеге йомгаклау чарасына килә алмаган булып чыкты.

Тукай әнисе белән
Тукай әнисе белән

26 апрель Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Сөй гомерне, сөй халыкны!” дип аталган театрлаштырылган әдәби-музыкаль тамаша булып узды. Чарада “Нур” театры артистлары башкаруында Габдулла Тукай шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, халык көйләре, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.

"Тукай моңнары" бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Мәктәпләр һәм гимназияләр укучылары арасында “Тукай моңнары” исемле IV республика иҗат ярышмасы тәмамланды. Аның йомгаклау өлеше 28 апрель көнне Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында узды.

Җиңүчеләрне Татар конгрессы рәисе Заһир Хәкимов котлый
Җиңүчеләрне Татар конгрессы рәисе Заһир Хәкимов котлый

Әлеге ярышма шунысы белән үзенчәлекле – анда Тукай әсәрләрен төрле милләт балалары сөйли. Мисал өчен, былтыргы бәйгедә укучылар бөек шагыйрьнең иҗади мирасын татар, башкорт, урыс, чуаш, мари, мордва, инглиз, испан һәм фин телләрендә сәнгатьле сөйләүдә көч сынашкан иде. Быел исә дүрт телдә генә булган бәйгечеләр. Татар, башкорт, урыс һәм инглиз телләрендәге чыгышлар бәяләнгән.

Бәйгене оештыручыларның берсе, БДПУның татар кафедрасы мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина әйтүенчә, укучыларның байтагы бу ярышмага онлайн режимында, йә интернет аша, йә телефон элемтәсе ярдәмендә үз чыгышларын юллаган. Моннан тыш балаларның җыр-биюгә, төрле музыка коралларында уйнау маһирлыгына да дикъкать ителгән. Нәтиҗәдә финалга 50 аерым чыгыш ясаучы һәм 8 коллектив сайлап алына.

"Нур" татар дәүләт драма театры актеры Мәхмүт Фатыйхов "Су анасы" шигырен укый
"Нур" татар дәүләт драма театры актеры Мәхмүт Фатыйхов "Су анасы" шигырен укый

Бәйгечеләргә бәяне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов җитәкчелегендәге жюри бирә. Аның сүзләренчә, быелгы бәйгедә катнашучыларның географиясе киңәйгән.

“Республиканың ерак районнарыннан да бу бәйгегә килүчеләр байтак. Тагын бер шатлыклы күренеш – быел аеруча башлангыч сыйныфлар укучылары күп. Димәк малай һәм кызларга туган телгә сөю сабый чактан ук сеңдерелә”, диде Мәхмүт Фатыйхов.

Татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насипов: “Тукай моңнары” конкурсы балаларда татар теленә сөю тәрбияли, аның ямен һәм тәмен аңларга өйрәтә. Шул ук вакытта сәнгатьле сөйләү конкурсы укучыларның сәхнәдәге осталыгын, артистлык сәләтен дә үстерә, аларның кыюлыгын арттыра”, диде.

Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында оештырылган Гала-концертта укучыларның байтагы тагын да Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм поэмалардан өзекләрен сөйләп ишеттерде. Шулай ук шагыйрь әсәрләреннән театрлаштырылган сәхнә күренешләре әзерләгән коллективлар да үз чыгышларын тәкъдим итте.

"Тукай - инглиз телендә" бәйгесе җиңүчеләре
"Тукай - инглиз телендә" бәйгесе җиңүчеләре

Быелгы конкурста бигрәк тә Балтач, Борай, Бүздәк, Илеш, Иглин районнарыннан, Стәрлетамак шәһәреннән килгән татар балалары матур нәтиҗәләр күрсәтә. Әлбәттә, бу бәйгедән читтә калган районнар да байтак әле. Күрәсең, аларда татар телен укытуга игътибар да әйле-шәйле генәдер дигән фикер кала. Шулай да Башкортстан шартларында татар мәктәпләре ябылып барганда, татарча укыту сәгатьләре кимегәндә дә татар телен укыту югары дәрәҗәдә сакланган районнар һәм авыллар мактауга лаек.

Бәйрәм азагында төрле юнәлешләрдә җиңүчеләр һәм уңышлы чыгыш ясаучыларны бүләкләү оештырыла. Җәмгысе 30дан артык номинациядә тапшырыла дипломнар һәм бүләкләр. Җиңүчеләрне Башкортстанның мәгариф министрлыгы, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстанның Татар конгрессы һәм башка татар оешмалары әзерләгән. Иң югары урын – Гран-при ике аерым катнашучыга һәм Стәрлетамак шәһәренең 5нче татар гимназиясенә тапшырыла.

Гран-при иясе Илмира Бибакова
Гран-при иясе Илмира Бибакова

Ә иң сокландырганы, әлбәттә, Стәрлетамак шәһәренең 3нче санлы башкорт гимназиясе 8нче сыйныф укучысы, татар кызы Илмира Бибакова булды.Аның җиңүе икеләтә мактаулы. Ни өчен дигәндә, әлеге гимназиядә фәкать башкорт һәм урыс телләрендә генә белем бирелә, хәтта татар теле факультатив рәвештә генә булса да укытылмый. Шуңа да Илмира әлеге уңышында мәктәптәге урыс теле һәм әдәбияты укытучысына һәм үзенең әнисенә бик рәхмәтле булуын әйтә.

29 апрель татар җәмәгатьчелек оешмалары Габдулла Тукайны искә алу чарасы уздырырга җыена. Чаралар шулай ук республиканың район һәм шәһәрләрендә дә уза.

Бер төркем җәмәгатьчелек Башкортстандагы Тукай исемен йөрткән авыллар буйлап авточабыш уздырырга да җыена. Республикада ул исемне йөрткән алты авыл бар. Алар: Авыргазы, Бишбүләк, Туймазы, Борай, Кыйгы һәм Чакмагыш районнарында.

XS
SM
MD
LG