Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга "зәңгәр химик сыекча" сипкәннәр


Элегрәк провокаторлар "Мемориал" оештырган мәктәп укучылары бәйгесендә җиңүчеләргә һөҗүм иткән иде.

Мәскәүдә Коррупция белән көрәш фонды бинасы янында билгесез кеше оппозиционер Алексей Навальныйга «зәңгәр химик сыекча» сипкән. Бу хакта Навальный үз блогында язган.

Элегрәк атнакич Кремль тарафлы "Милли-азатлык хәрәкәте" (НОД) провокаторлары Үзәк кино йорты каршында "Мемориал" оешмасының "Тарихта кеше" мәктәп бәйгесендә җиңүчеләрне котлау тантанасы алдыннан анда килүче яшьләргә йомыркалар ташлаган һәм зеленка сипкән иде. Зеленканы шулай ук жюрида булган язучы Людмила Улицкаяга да сипкәннәр. Бу хакта хокук яклаучы Ирина Ясина үз Фейсбук битендә язган. Аның сүзләренчә, полиция әлеге хәлләрнең барысын да тыныч кына күзәтеп торган.

Навальный ике һөҗүм дә алдан оештырылган дип саный.

“Бер дә кызык түгел. Бу биткә кислота сибү белән тәмамланачак. Шул ук вакытта полиция һәм махсус хезмәтләр бер сүз дә әйтмәячәк”, ди сәясәтче.

XS
SM
MD
LG