Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:40

Мәхкәмә Павленскийны сак астында калдыруны тагын ярты елга озайтты


Павленский ФСБ идарәсе ишегенә ут төртүдә гаепләнә.

Мәскәүнең Мещанский мәхкәмәсе рәссам Петр Павленскийны сак астыну калдыруны 2016 елның 20 октябренә кадәр озайтты.

Павленский узган елның 9 ноябрьгә каршы төнендә канистра белән бензин алып килеп Лубянкадагы ФСБ идарәсенең төп ишегенә ут төртүдә гаепләнә.

Элегрәк Павленский үзенә карата ачылган тагын бер җинаять эшен ябуга каршы чыккан иде. Әлеге җинаять эше "Ирек" дип аталган чарада катнашучыларның Петербурда тәгәрмәчләр яндырганы өчен ачылган иде. Аның вакыты инде быелның февраль аенда чыкты, әмма Павленский җинаять эшен ябуга каршы икәнен әйтте.

XS
SM
MD
LG