Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары Пышманың "Бакыр" мәчетен полиция тикшергән


"Бакыр" мәчете
"Бакыр" мәчете

Февраль аенда ФСБ инде анда тикшерү уздырып, китапларны алып киткән иде.

Бүген көндез ОМОН хезмәткәрләре Свердлау өлкәсе Югары Пышма шәһәренең "Бакыр" мәчетенә бәреп кергән. Андагы мөселманнарны автобусларга төягәннәр. Урамда шулай ук шактый куәт структура вәкилләре торган.

Мәчет имамы Айрат Мөхәммәтҗанов Казанда булу сәбәпле, бу хәлгә аңлатма бирә алмый, дип яза 66.ru порталы.

Свердлау өлкәсе эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе полициянең ФСБ белән берлектә Югары Пышмада рейд уздыруын раслый.

"Моның максаты миграция кануны үтәлешен тикшерү. Әлегә чара нәтиҗәләре турында сөйләү иртәрәк", дигәннәр порталга.

10 февральдә мәчеттә инде тентү узган иде. Ул вакытта ФСБ хезмәткәрләре тикшерү өчен китапларны алды.

Мәчет имамы Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов "Голос" тапшыруында җиңгән Саидә Мөхәммәтҗанованың әтисе.

XS
SM
MD
LG