Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оксфорд университеты кешелеккә янаган төп куркынычларны атады


Британиянең Оксфорд университеты галимнәре "Глобаль һәлакәтләр куркынычы" исемле хисап әзерләгән. Анда кешелеккә якын арада янаган, Җир шарының ким дигәндә 10% халкын юкка чыгара алган һәлакәт куркынычлары тупланган.

Оксфорд галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләрен Telegraph басмасы санап чыга. Хисапта язылганча якындагы биш елда иң зур куркынычны "билгесез хәвеф-хәтәрләр" тудыра. Белгечләр бу төшенчәгә кешегә турыдан-туры бәйле булмаган һәлакәтләрне керткән, мисал өчен Җиргә астероидның бәрелүе яки гадәттән тыш янартау атуы.

Шулай ук якындагы куркынычлар исемлегенә пандемия (җитди инфекция таралышы), атом-төш кораллы сугыш, климатның кискен үзгәреше кебек һәлакәтләр кергән. Бу хәвеф-хәтәрләр кеше эшчәнлегенә бәйле.

Күпчелек ил хөкүмәтләре әлеге куркынычларга тиешле дәрәҗәдә әзер түгел.

Шәкли фәһем (ясалма акыл) һәм роботлар үсешен галимнәр шулай ук җитди куркыныч дип саный. Хисап авторлары фикеренчә, компьютер технологияләренең алга китеше шәкли фәһемнең автоном төркемнәренең барлыкка килүенә китерергә мөмкин. Бу төркемнәр кешегә бәйле булмыйча, кешелекне хәтта көндәш дип санарга мөмкин.

Оксфорд галимнәре шулай ук хәзерге террор оешмаларының синтетик биология ярдәмендә кешелеккә зыян китерә алган вирусларны барлыкка китерергә сәләтле булуын да искәртә.

Белгечләр хисапта күпчелек ил хөкүмәтләре әлеге куркынычларга тиешле дәрәҗәдә әзер түгел дип белдерә.

XS
SM
MD
LG