Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда мәктәпләрне "Үлемсез полк" чарасында катнашырга мәҗбүр итәләр


2015 елның 9 маенда Мәскәүдә "Үлемсез полк" рәсемнәрне чүпкә атылды
2015 елның 9 маенда Мәскәүдә "Үлемсез полк" рәсемнәрне чүпкә атылды

Сарытау өлкәсе Балаковский районы мәгариф идарәсе 9 майга багышланган патриотик чарада 50 мәктәптән 6380 бала катнашырга тиеш, дип белдерде.

Сарытау өлкәсенең Балаковский районындагы 50 мәктәпне 9 май үтәчәк "Үлемсез полк" исемле йөрешкә укучыларны чыгарырга мәҗбүр итәләр. Районда татар авыллары да бар. Мәктәпләр исемлеге патриотик чараны оештыручыларның интернет сәхифәсендә чыкты.

Өлкә мәгариф идарәсе дә бу хәбәрне раслады. Һәр мәктәпкә йөрешкә ничә кешенең портретын тотып чыгу да билгеләнгән.

"Мәктәпләргә квоталар бүленде. Укучылар һәм аларның атаналары, шулай ук укытучылар йөрешкә чыгарга тиеш. Кемнәрне тотып чыгыйк? Мисал өчен, Хәтер китабыннан сугышта һәлак булганнарның рәсемнәрен бастырып тотып чыгар идек, әмма бу очракта барлык мәктәпләр шул ук рәсемнәрне тотачак. Безнең мәктәпкә 5-11 сыйныфларның кимендә 50% алып чыгарга, 545 портрет тотып чыгарга кушылды", дигән комментарийны шул ук сәхифәдә бер укытучы калдырган. "Үлемсез полк" хәрәкәте низамнәмәсендә йөрешләргә чыгарга мәҗбүр итү һәм административ ресурс куллану тыела, диелгән.

Узган ел Сарытауда "Үлемсез полк" йөрешенә күрше төбәкләр белән чагыштырганда бик аз кеше чыкты. Нәтиҗәдә өлкәнең җәмәгатьчелек белән элемтә һәм милли сәясәт комитеты рәисе урынбасары Наталья Трошина эшеннән алынды.

Узган елның 9 маенда Мәскәүдә "Үлемсез полк" чарасында ярты миллионлап кеше катнашты. Чара тәмамлангач ташланган фотолар социаль челтәрләрдә пәйдә булды.

XS
SM
MD
LG