Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:01

Рамил Закиров: "Америкадагы дустым иҗатыма ярдәм итә"


Берничә ел элек татар сәхнәсендә популяр булган яшь автор-башкаручы Рамил Закиров берара югалып торганнан соң янә күренә башлады. Югалу сәбәпләренең берсе - финанс хәле авыр булган икән. Рамил Азатлыкка Америкадагы бай дусты ярдәмендә иҗатта яңа сулыш алуын сөйләде.

Озак кына вакыт татар эстрадасыннан югалып торган автор-башкаручы Рамил Закиров яңадан авыллар буйлап концертларын башлап җибәргән. Сәхнәдә күренмәвенең сәбәбен үз-үзен эзләве һәм финанс ягы кыенлашу белән аңлатты. Без Рамил белән күрешеп сөйләштек, Америкада яшәүче бай дусты, аның ярдәме, яңа буын җырчыларының ничек акча эшләргә тырышуы турында да сүз булды.

–​ Рамил, cин озак кына сәхнәдән югалып тордың. Бу ни белән бәйле иде?

– Әйе, минем иҗади кризис булып алды. Мин үз-үземне эзләдем. Телевидениедә дә эшләп алдым, эшмәкәр дә булып карадым. Шуңа күрә иҗат икенче планга күчкән иде. Бүген иҗат өстендә җитди шөгыльләнәм. Күптән түгел үземнең (“сольный”) концертларымны куя башладым. Әлегә авылларда гына, алга таба район-шәһәр сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга ниятлим. Шулай ук олылар һәм яшьләргә ошарлык итеп яңа альбом өстендә эшлибез.

–​ Берничә ел элек син Америкада яшәгән идең. Яңадан китеп, анда иҗат итү теләге юкмы?

– Дөресен генә әйткәндә, анда китмичә дә иҗат белән шөгыльләнергә була. Минем Америкада дустым калды. Без заманында өчәү киткән идек, беребез анда яши. Гомумән көз яки җәй анда барып, җырларны Америкада яздырасы килә. Чөнки сыйфаты югары. Гади халык бәлки сизмәс тә, ләкин професионаллар колагына ятачак. Дустым бар нәрсә турында да сөйләшеп куйган. Студияләр, танышлар да тапкан.

–​ Америкада яшәүчеләргә татарча җырларыңны танытырга теләмисеңме?

– Башта Татарстанда танытырга кирәк. Аннан соң Америка, башка татарлар турында да уйларга була. Чыннан да, анда татарлар байтак, Нью Йоркта үткән Сабантуенда да җырлаганым булды. Татарстаннан килгән җырчыларны анда бик җылы кабул итәләр. Америкадагы татарлар күпме вакыт туган җирләренә кайтмыйча шунда яши. Татарстаннан килгән кунакларга алар шундук ярдәм итә, бөтен кагыйдәләрне аңлата. Анда гомумән бердәм халык.

–​ Сиңа финанс яктан Америкадагы дустың булыша дигән сүзләр ишетелә. Бу чыннан да шулаймы?

– Бу дөрес сүз. Мин гомумән үземнең яңа җырларымны танышларыма, дусларыма җибәрәм. Башта аларның фикере белән кызыксынам. Бер юлы шул дустыма җибәргәч, ул җырымны ошатты. “Рамил, әйдә бу җырны танытабыз, клип төшерәбез, әйдә инде, эшлә, үзеңне таныта башла”, дип мине күтәреп җибәрде. Мин аңа “бөтен җирдә акча кирәк бит, капитализм заманы”, дип җавап кайтаргач, ул “мин сиңа булышам”, дип акча җибәрде. Шул акчага без клип төшердек һәм шулар ярдәмендә концертлар куеп йөрибез.

–​ Дустың турында да бер-ике сүз әйтеп китсәң иде?

– Ул шулай ук татар егете. Без аның белән бергә мәктәптә укыган идек. Студент вакытта бергә өчәүләшеп Америкага киттек. Кемнеңдер холкына Америка тормышы ярый, кемнекенәдер туры килми. Аңа ярады һәм шунда яшәп калырга булды. Җиде елга якын Америкада тора, әйбәт эше бар, анда нигезләнде дисәң дә була. Ара-тирә Татарстанга кайткалап йөри. Әмма исеме сер булып калсын.

Берничә ел рәттән син “Мин татарча сөйләшәм”дә катнашкан идең. Быелгы тамашада күренмәдең?

– Әлбәттә, әлеге акцияне хәтерлим. Мин анда өч ел рәттән катнаштым. Теләгем бар, мине чакырсалар, быел дә катнашыр идем. Дәшсәләр, бөтен җырларымны җыеп киләм.

–​ Ә синең өчен милләт нәрсә ул?

– Милләт минем өчен гади бер төшенчә генә түгел. Милләт – тормышымның мәгънәсе дисәм дә була. Чөнки тормышымның төп максаты – милләтемнең тарихында бер әһәмиятле эз калдыру. Мин булмагач, еллар үткәч, минем турыда сөйләрлек булсын иде дип хыялланам. “Рамил Закиров исемле кеше бар иде, аның җырлары бик матур, бик эчтәлекле”, дип әйтсеннәр иде. Мин һәрчак чит илләрдә булганда да татарларны табарга тырышам, алар белән аралашып кыйммәтләрен белергә телим. Андагы татарлар ничек икән дип уйлыйм, чөнки төрле җирдә торгач, мохит үзенекен итә. Мин үз милләтем өчен янып торам.

Эстрада җырларын башкарып кына милләт тарихында калып буламы соң?

– Әлбәттә, классика да кирәк. Иң мөһиме, башкарганда җаныңнан чыккан әсәрләр җырларга кирәк. Коммерциягә нигезләнеп, халык ни тели, шуны җырлыйм дип кенә милләт күңелендә калып булмый. Элек минем аудиториям ул яшьләр генә иде, ә бүген мин заманча, шул ук вакытта татар җанлы җырлар башкаруга күчтем. Ул сүзләрендә, яисә көйләрендә, баян кебек милли инструментларда чагылырга мөмкин.

–​ Син туйлар алып баруың белән дә таныла башлаган идең. Бүген моның белән шөгыльләнәсеңме?

– Әйе. Әлеге эшемнән мин китмәдем, бары тик аны икенче планга гына күчердем. Элек мине ашатучы эшем – туйлар, мәҗлесләр алып бару иде. Бүген җырларга кагылышлы гамәлләрем беренче урында бара.

Тамадаларның күбесе билдән түбән юморны алга сөрә дигән фикер белән килешәсеңме?

– Әлеге күренеш бәлки трендка кереп барадыр. Артист кеше, тамадамы ул, җырчымы, иң беренче чиратта сәхнәдә дә, тормышта да үзе булып калырга тиеш. Элек сәхнә этикетлары, образлары булган. Алар бүген дә кала бирә. Замана үзгәрә дип, билдән түбән юмор сөйләү дөрес түгел. Мин үзем андый әйберләрдән оялам. Әгәр дә бу халыкка ошый икән, без аны үзгәртә алмыйбыз.

–​ Ә нишләп яшь җырчыларның барысы да диярлек тамадалыкка бара? Бу акча җитмәүдәнме?

– Әлбәттә, бу акча эшләү ысулы. Яшь артистлар, җырчылар белән аралашам. Аларның үзләрен танытасылары килә, моның өчен акча кирәк. Ә туйлар алып бару – акча эшләү мөмкинлеген бирә. Әзме-күпме сөйләшә, аудитория белән эшли беләсең икән, димәк син туй алып бара аласың. Үзеңнең бик кыйммәт булмаган бәяңне куясың да, эшлисең рәхәтләнеп. Гади җырчы булып та акча эшләп була. Ләкин аның акча китерә торган вакыты бик озак. Ә яшьләр – максималистлар. Аларга бар нәрсә дә шундук кирәк. Нинди генә эш булмасын, астан күтәрелү дөрес. Тамадалык белән җырчы карьерасы бер-берсенә комачау итми. Киресенчә, ярдәм итә. Кайбер белмәгән кешеләр сине туйда күреп, концертларыңа йөри, яисә киресе.

XS
SM
MD
LG