Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа байкерлары Хирургтан соң мизгелне яңадан ачты


Уфада мотоцикл мизгелен ачу йөреше
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Путин агитаторы Хирург Уфада берничә дистә мотоциклчы белән мизгел ачу тантанасы уздырганнан соң бер атнадан альтернатив ачылыш уеннарыеа 400ләп байкер җыелды.

30 апрель Уфа мотоциклчылары яңа мизгелне ачу чарасы уздырды. Ул Вьетнамны азат итү көненә багышланды. Чараны алып баручылар вьетнамлыларның баш киемен кигән иде. Билгеле урыс көйләренә вьетнамча җырлар яңгыратып, аларның кайсы җырларның тәрҗемәсе икәнлеген сорашу уены уздырганнан соң Вьетнам темасы онытылды. Чарада Уфада яшәүче вьетнамлылар да күренмәде.

Мотомизгелне ачу 23 апрельдә бер тапкыр узган иде инде. Узган атна Уфага ил президенты Владимир Путин өчен үгетләп йөрүче, Русиянең “Төнге бүреләр” мотоклубы җитәкчесе, Хирург кушаматы белән танылган Александр Залдостанов килгән иде. Ул Уфада яңа мизгелне ачу чарасы уздырды.

Александр Залдостанов Уфада мотоцикл мизгелен ачу тантанасында
Александр Залдостанов Уфада мотоцикл мизгелен ачу тантанасында

Дөрес, анда бик аз байкерлар катнашкан иде. Аны Хирургның соңгы чорда абруе төшә баруы белән аңлаталар. Атап әйткәндә, Александр Залдостановның Владимир Путин белән әшнәлеген, шулай ук патриарх Кирилл һәм балет артисты, Новороссия өчен үгетләп йөрүче Анастасия Волочкова белән аралашуын ошатмыйлар.

Хирургка Владимир Путин патриот эшчәнлеге өчен дистәләрчә миллион сум акча биргәннән соң аның клубыннан күпләп чыга башлаганнар. Шуңа ул Башкортстанга килгәч аны бары тик Уфаның “Төнге бүреләр” мотоклубы әгъзалары гына озатып йөрде.

Хирург уздырган тантана күренеше
Хирург уздырган тантана күренеше

23 апрельдә Александр Залдостанов Уфа хакимияте башы Ирек Ялаловта да булды. Уфа татарлары мәдәниятен һәм мәгарифен саклау фонды җитәкчесе Наил Хәкимов Ирек Ялаловка өч ай буе керә алмый йөрсә, Хирургны Уфага килү белән башкала мэры кабул итте. Анда ул мотоклуб турында, мэр исә патриотизмны үстерү эшләре турында сөйләде.

30 апрельдә узган чара исә шактый колачлы булды. Байкерлар Конгресс-холл янында җыелып, тезелешеп, башкаланың Черниковка бистәсендәге Җиҗү паркына барды һәм андагы мәңгелек утка чәчәкләр салды. Аннан соң кире Конгресс-холлга кайтып, мәйданда мизгелне ачу чарасы уздырды.

Чараны җайдаклар ачты. Ике кыз һәм бер егет атларда мотоциклчылар ярышачак мәйданны урады. Аннан соң төрле уеннар һәм ярышлар башланды. Иң кызыклы уеннарның берсе кибетләрдәге азык тутырып этеп йөртә торган арбаларга утыртып вакытка ярышу булды.

Шулай ук 30 сантиметрлы бутерброд ашау ярышын да тамашачылар яратып кабул итте.

Бутерброд ашау ярышы
Бутерброд ашау ярышы

Аннан соң велосипедчылар чыгыш ясады. Алар джимханада ярышты. Джимхана – Япония, Америка, Британиядә таралган спорт төре. Ул машина, мотоцикл һәм велосипедларда төрле каршылыклы юлны мөмкин кадәр зур тизлек белән кыска вакытта узудан гыйбарәт. Аннан соң байкерлар арасында джимхана һәм фигуралы йөрү ярышлары узды.

Хирург уздырган чарада берничә дистә байкер катнашса, монысында 400гә якын мотоциклчы катнашты. Уфа мотоцикл тавышларыннан гөрләп торды.

XS
SM
MD
LG