Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:09

Казанда 2013 елдан беренче тапкыр коммунистлар шәһәр үзәгендә йөреш оештырды


Казанда коммунистлар йөреше ("Казанский репортер") рәсеме

Казанда коммунистлар йөреше ("Казанский репортер") рәсеме

1 май Казан һәм Уфада урам җыеннары һәм бәйрәм чаралары узды.

Казанда 1 май һөнәр берлекләре һәм коммунистларның урам җыеннары узды. КПРФ, "Русия коммунистлары" һәм "Бердәм Русия" үз җыеннарында социаль темаларны күтәрде, "Гадел Русия" сәяси чыгышлар ясамыйча, халыкка бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә "Казанский репортер".

2013 елдан бирле беренче тапкыр Казан башкарма комитеты коммунистларга Пушкин урамы буйлап Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәленә кадәр йөреш үтәргә рөхсәт итте. 2014 елның маенда рөхсәтсез йөреш вакытында Хафиз Миргалимов һәм тагын берничә кеше тоткарланган иде. Узган ел коммунистлар Пушкин урамын урап үтеп, үзәктән барганда байракларын төреп куйган иде.

XS
SM
MD
LG